Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Тирсә мәктәбендә Илнур Нуриманов, Илнур Миннәхмәтов, Әлфинат Вәлиев истәлегенә Герой партасы ачылды

Чара тантаналы төстә байраклар чыгарудан һәм Россия, Татарстан гимннарын башкарудан башланды

Тирсә мәктәбендә махсус хәрби операция батырлары – шушы авылда туып-үсеп ил иминлеге сагына баскан Илнур Нуриманов, Илнур Миннәхмәтов, Әлфинат Вәлиев истәлегенә Герой партасы ачылды. Чара тантаналы төстә байраклар чыгарудан һәм Россия, Татарстан гимннарын башкарудан башланды.  

–    Мәктәбебездә Герой партасын ачу – батыр авылдашларыбыз истәлегенә хөрмәт күрсәтүдә, яшь буында патриотик хисләр тәрбияләүдә мөһим адым да, – диде мәктәп директоры урынбасары Луиза Нәбиуллина. 

Герой партасы артында утыру хөрмәтенә лаек булган тәүге укучылар Адель Кәшәпов һәм Гөлшат Насыйбуллина – уку алдынгылары, олимпиада, төрле бәйге-ярышлар призерлары.

“Хәрби туганлык” оешмасы әгъзалары солдат хезмәтен Чечняда узган, аннан күп еллар район эчке эшләр бүлегендә хезмәт куйган, махсус хәрби операция зонасында һәлак булган, Батырлык ордены белән бүләкләнгән Кырындыдан хәрби дуслары Илназ Исмәгыйлевның да каберенә чәчәкләр салдылар, аның әисе Әлфия апа белән очраштылар.

–    Илназ бик яхшы, ярдәмчел кеше иде. Аның һәрвакыт үз фикере булды, беркемгә ярарга тырышмады. Кыюлык, ныклык, фидакарьлек, бурычка тугрылык кебек чын хәрби каһарманлык үрнәге күрсәтте. Дустыбыз һәрчак безнең күңелләрдә булачак, – диде аның белән район эчке эшләр бүлегендә бергә эшләгән дусты Ришат Юзекаев.

... Ватан Геройлары көнендә Кырынды башлангыч мәктәп-балалар бакчасында батыр авылдашлары Илназ Җәүдәт улы хөрмәтендә Герой партасы ачу тантанасы узды. Әлеге парта арасына беренчеләрдән булып утыру хокукы уку алдынгысы Инесса Корбановага бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев