Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Тирсәдән Илнар Сибатов кулында тимер дә “җанлана“

Тирсә егете Илнар СИБАТОВның тимер эше белән шөгыльләнүен күптән ишетеп белә идек инде. Аның моннан ун ел элек 22 яшендә трактор ясавы турында хәтта республика басмаларында язып чыктылар. ӘТИ-ӘНИСЕННӘН КҮЧКӘН СӘЛӘТ Илнарның әтисе Флүр абый гомере буе Тирсәдә механизатор булып эшли. Районда данлыклы тракторчы дигән исемне горур йөртә. Күңеле дә...

Тирсә егете Илнар СИБАТОВның тимер эше белән шөгыльләнүен күптән ишетеп белә идек инде. Аның моннан ун ел элек 22 яшендә трактор ясавы турында хәтта республика басмаларында язып чыктылар.

ӘТИ-ӘНИСЕННӘН КҮЧКӘН СӘЛӘТ

Илнарның әтисе Флүр абый гомере буе Тирсәдә механизатор булып эшли. Районда данлыклы тракторчы дигән исемне горур йөртә. Күңеле дә туган якның кырларыдай иркен аның. Ә әнисе Лираның кулында кызыл балчык та "җанлана". Кышын капка төпләрен кар сыннары бизәсә, өй эчендә Илнарның әнисе һәм сеңлеләре Лилия, Алия ясаган, теккән, чиккән әйберләрдән тулы бер күргәзмә барлыкка килгән. Әнә шулай, әти-әнидән сабырлык, тыйнаклык кына түгел, осталык та, сәләт тә күчкән Илнарга.

ТРАКТОР АРЧАГА КИТКӘН

Авылдашы Хәмит Садыйковның үзе ясаган мини-тракторда йөрүен күргән Илнарның күңеленә "мин дә моны җыя алам бит" дигән уй керә. Һәм егет әлеге хыялны тормышка ашыру өчен фантазиясен эшкә җигеп, тимер-томыр, кирәк-яраклар туплый. 22 яшендә генә булса да "кәнфит" кебек техника ясавына әле озак вакыт ышанып та бетми ул.

- Ике кеше утыра торган әлеге трактор бик матур да, уңайлы да килеп чыкты. Берничә ел хезмәт күрсәтте ул миңа. Печән ташу булсынмы, кирәк-ярак алып кайтумы - тимер атыма утырдым да чыгып киттем. "Беларусь" тракторы сатып алгач кына үземнең беренче "карлыгач"ымны сатып җибәрдем, - ди Илнар.

Сатып җибәрсә дә, күңелендә ниндидер үкенү калган кебек Илнарның. Үз куллары белән ясаган тракторын жәлләү дә бар анда.

- Үзем ясаган техниканың әниемнең туган ягы Арча районында бер танышларда хезмәт итүе генә күңелгә ниндидер җылылык өстәп тора, - ди Илнар.

МОГҖИЗА ТУДЫРУЧЫ

Алтын куллы оста хуҗалыкка теге әйбер кирәк, монысы юк дип кибеткә чыгып чапмый, ә тота да үзе ясый. Сибатовлар берничә ел инде бәрәңге утырту, өю, алу кебек эшләрдә кул хезмәтен киметкәннәр. Илнар сукасын да, күмдергечен дә, "копалка"сын да үзе ясаган. "Бәрәңге бакчасында бары чүпне генә кул белән утыйсы хәзер", дип елмая ул. Печән әзерләү дә артык мәшәкать тудырмый аларга. Чөнки анысының да кирәкле җайланмаларын йорт хуҗасы үзе ясаган. Кышын тракторга эттергечен беркетә дә карны да күз ачып йомганчы чистартып куя. Погрузчик-төягечне дә өченчесен ясый инде ул. Аңа сорау зур, ди.

Бизәк төшерә, бораулый торган, токарьлык станоклары - ниләр генә юк Илнарның гаражында. Нинди генә эшкә тотынса да, кул астында бөтен әйбере бар. Кешегә ялынып та йөрергә кирәкми.

- Күптән түгел гараж төзедек, хәзер йорт салу белән мәшгуль без. Төзелеш эшләрен башкарганда үз әйберләрең булу эшне күпкә җиңеләйтә бит, - ди Илнар.

ГАИЛӘМ - ТӨП БАЙЛЫГЫМ

- Җәмәгатем Алия, кызыбыз Азалия - мине илһамландыручылар, - ди Илнар.

Интернеттан теге яки бу әйберне ясарга өйрәнгәндә, аның сызымын сызганда, буяу эшләрендә Алия - төп ярдәмче. Ә Азалиягә әлегә җиде яшь кенә. Ул әтисе ясаган балалар мәйданчыгындагы атынгычында рәхәтләнеп атына, "кольцо"га туп кертергә өйрәнә.

- Балаларымның нигезебезне яңартуларына бик сөенәм. Кияүнең дә, оныгым Алиянең дә кулыннан килмәгән эшләре юк. Үз тырышлыклары белән дөнья көтәләр алар. Аларга карыйм да, берүк, Ходай парлы гомерләрен озын итсен дип телим, - ди әбиләре Тәскирә.

Илнарның тагын бер хыялы бар: ул агач эше белән кызыксынып аннан да могҗизалар тудырырга җыена. Яңа йортларында Илнарның үз куллары белән ясаган әйберләре дә урын алыр әле...

Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев