Туган тел көне уңаеннан – бәйрәм
Яшәеш

Туган тел көне уңаеннан – бәйрәм

Халыкара Туган тел көне уңаеннан “Ак калфак” Бөтендөнья хатын-кызлар оешмасының Әгерҗе бүлекчәсе Ләбиб Айтуганов исемендәге Мәдәният йортында ана телебезгә багышланган бәйрәм оештырды.

Кичәдә биш яшьлек нәниләрдән башлап 70-80 яшьлек әбиләргә кадәр татар телебезгә мәдхия җырладылар. Һәр чыгышта туган телебездә аралашканда, аны саклаганда гына татар халкы, аның мәдәнияте, әдәбияты яшәячәгенә басым ясалды. Туган тел бәйрәме матур җыр-биюләр белән үрелеп барды. “Ак калфак”оештырган “Мин – татар баласы” дигән иҗади бәйгегә дә Туган тел көнендә йомгак  ясалды.  

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев