1970 елда сафка баскан бинада моңа кадәр бер генә тапкыр да капиталь ремонт уздырылмаган булган
Чәршәмбе көн Әгерҗегә эшлекле визиты вакытында Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Илнур Гарипов, ТР Дәүләт Советы депутаты Эдуард Шәрәфиев, район җитәкчесе Ленар Нургаянов белән бергәләп, Әгерҗедә төзелгән яңа йортларны, Ленин паркын, Түбән Кама агросәнәгать көллияте филиалының уку корпусын һәм тулай торагын карады.
Түбән Кама агросәнәгать көллиятенең Әгерҗедәге филиалы директоры Илшат Гайнетдинов җитәкчеләрне тулай торакта алып барылган төзелеш эшләре белән таныштырды.
1970 елда сафка баскан бинада моңа кадәр бер генә тапкыр да капиталь ремонт уздырылмаган булган. Быел ресурс үзәкләрне капиталь төзекләндерү программасы кысаларында тулай торак түбәсе ябылган, фасад эшләнгән, тәрәзәләр, электрүткәргечләр алыштырылган, инженерлык челтәрләре тәртипкә китерелгән. Алай гына да түгел, бишенче кат тулысы белән ремонтланган. Бүлмәләр заманча төсмер алган, душ һәм аш бүлмәләре, санузел яңартылган.
– Ремонт эшләре дәвам итә. Якын киләчәктә калган дүрт кат та заманча төсмер алачак, – диде Илшат Салих улы.
Җитәкчеләр 95 еллык бай тарихы булган көллиятнең уку корпусында да булдылар. Биредә Илшат Гайнетдинов җитәкчеләрне көллиятнең үткәне һәм бүгенгесе, студентларның уңышлары белән таныштырды
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев