Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Унбер малай арасында үскән ул

Бүген 90 яшьлек олуг юбилее уңаеннан котлаулар кабул итүче Әнисә әби Фәсфетдинова тумышы белән Мөслим якларыннан. Ун малайлы гаиләдә бик көтеп алынган кыз була ул. Аннан соң туган төпчекләрен кыз дип көтсәләр дә, тагын малай туа. Әнә шулай, унбер малай арасында бик кадерле булып үскәндә әниләре үлеп китә. Язмыш җилләре...

Бүген 90 яшьлек олуг юбилее уңаеннан котлаулар кабул итүче Әнисә әби Фәсфетдинова тумышы белән Мөслим якларыннан.

Ун малайлы гаиләдә бик көтеп алынган кыз була ул. Аннан соң туган төпчекләрен кыз дип көтсәләр дә, тагын малай туа. Әнә шулай, унбер малай арасында бик кадерле булып үскәндә әниләре үлеп китә. Язмыш җилләре үсмер кызны Әгерҗе якларына алып килә.

Туксан яшендә дә искиткеч яхшы хәтерле Әнисә әби ул чакларны болай искә ала:

- Минзәлә аша җәяү килеп Кама буена җиттек. Бу 4 апрель иде. Боз өстенә су чыккан. Өсне чылатасы килми бит. Киемнәрне салып, билдән су ерып, Каманың бу ярына чыктык. Коры киемнәребезне кидек тә, юлны дәвам иттек. Паспорт алу өчен белешмәгә яңадан Мөслимгә кайтып киттем. Бер айдан соң Әгерҗегә барганда шундый күренеш каршы алды: бөтен авылларда да урам тулы халык, кочаклашалар, елыйлар, җырлыйлар. Бу - 1945 елның 9 Май иде...

Дүрт ел Әгерҗедә тимер юлда хезмәт куя. Аннан соңгы 40 ел гомере Таҗикстан белән бәйле аның. Шунда Шәйхелислам дигән алтын куллы егет белән гаилә коралар, биш бала тәрбияләп үстерәләр. Әнисә тимер юлда эшләп лаеклы ялга чыга. Аннан соң тагын ун ел хастаханәдә хезмәт куя. Чуалышлар башлангач янәдән Әгерҗегә кайтып төпләнәләр.

Әнисә әби гомер көзен кадер-хөрмәттә уздыра. Күңеле көр, сәламәтлеге зарланырлык түгел. Мәскәүдә яшәүче кызлары Мәүлидә белән Рауза көн саен шалтыратып хәлен белеп торалар, еш кайталар да. Әгерҗедә яшәүче улы Равил белән килене Мөнирә да - әниләренең булышчылары, кайгыртучылары. Мәрхүм улы Габдерәшитенең хатыны Дилором, алты оныгы, өч оныкчыгы да кадерле кешеләренең йортына тузан төшермиләр. Күршеләре Алсу һәм Мансур белән дә туганнар кебек аралашып яшиләр.

Гомер көзен тынычлыкта каршылавына Әнисә әби бик сөенә. Россия Президенты Владимир Путин һәм район башлыгы Валерий Макаровның котлавын һәм бүләкләр белән килгән шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Илназ Сәфәровны да шушы тыныч тормышның дәвамлы булуын теләп озатып калды юбиляр.

Асия КОРБАНГАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев