Урманнарда янгын куркынычы сезонына әзерлек башлана
Хәзер урман янгыннары станцияләрендә кирәкле җайланмаларга техник хезмәт күрсәтелә
“Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм аның карамагындагы оешмалар белгечләре урманнарда янгын куркынычы сезонына әзерлекне башлады”, дип хәбәр итәләр Татарстан урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәтендә.
“Хәзерге вакытта Татарстан территориясендә урман янгыннарын сүндерү буенча җыелма план төзелә. Әлеге документта республика урманнары турындагы мәгълүмат, янгын сүндерү техникасы һәм җайланмалары, урманнарда янгын барлыкка килү куркынычы дәрәҗәсенә нигезләнеп, мондый чараларны җәлеп итү һәм куллану турында белешмәләр язылган, – дип сөйли ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урман фондын яклау һәм саклау секторы мөдире Әнәс Сөнгатуллин.
«Документ тиз арада Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты белән килештерелеп, әзер план 20 февральга кадәр урман хуҗалыгы федераль агентлыгына җибәреләчәк. Хәзер урман янгыннары станцияләрендә техникага, тракторларга һәм прицепларга план буенча техник хезмәт күрсәтелә, кирәкле запас частьләр, материаллар һәм җайланмалар алына. Шулай ук яңа янгын куркынычы сезоны алдыннан халык арасында урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү буенча әңгәмәләр, аңлату эшләре алып барылачак. Мәсәлән, беренче кварталда “Урман янгыннарын сүндерү тактикасы һәм техникасы” программасы буенча укулар оештырылачак, – дип искәртә Әнәс Сөнгатуллин.
Сүз уңаеннан, 2024 елда Татарстан урманнарында янгын куркынычы сезоны 15 апрельдә ачылып, 25 октябрьдә ябылган, аның озынлыгы 193 көн тәшкил иткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев