Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Варкләд-Бодьяның “Инвис“ ансамбле – “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы“ бәйгесенең зона этабы җиңүчесе

Алабугада "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" бәйгесенең зона этабы узды. 8 районнан килгән 28 катнашучы "Хатын-кыз - әни", "Хатын-кыз - мәдәният һәм рухият", "Хатын-кыз - лидер", "Хатын-кыз - бизнес-леди" һәм башка номинацияләрдә осталыкларын күрсәттеләр. Катнашучылар җиде минут эчендә талантларын ачтылар. Алар җырладылар, биеделәр, үзләре, гаиләләре белән таныштырдылар, эшләре турында...

Алабугада "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" бәйгесенең зона этабы узды. 8 районнан килгән 28 катнашучы "Хатын-кыз - әни", "Хатын-кыз - мәдәният һәм рухият", "Хатын-кыз - лидер", "Хатын-кыз - бизнес-леди" һәм башка номинацияләрдә осталыкларын күрсәттеләр.

Катнашучылар җиде минут эчендә талантларын ачтылар. Алар җырладылар, биеделәр, үзләре, гаиләләре белән таныштырдылар, эшләре турында сөйләделәр.

Әгерҗе районының гүзәл затлары ике номинациядә сыналды. "Хатын-кыз - мәдәният һәм рухият" номинациясендә катнашкан Варкләд-Бодьяның Наталья Матвеева җитәкчелегендәге "Инвис" ансамбле, зона турында барлык көндәшләреннән өстен чыгып, беренче урын алды. Алар район данын республикада яклаячаклар. Ә "Хатын кыз: минем язмыш - минем һөнәрем" номинациясендә катнашкан Кадыбаш мәктәбе укытучысы Эльмира Рәсүлева Диплом белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев