Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Ветераннар бүләк ала

Бөек Җиңүнең 73 еллыгын каршы алган көннәрдә район башлыгы Валерий Макаров сугыш ветераннарына бәйрәм күчтәнәчләре тапшырды. Бүләк ияләре арасында Әгерҗедән Ольга ГРАБОВАЯ да бар.   

 

  • Мин бик күп кайгылар кичердем, якыннарымны югалттым, – дип сөйли күз яшьләре аша ветеран.

Тумышы белән Киров өлкәсеннән ул. Күпбалалы гаиләдә үсә. 1936 елда гаиләләре Әгерҗегә күченә.

Җиде  сыйныфны тәмамлаганнан соң Ольга телеграфист һөнәренә ия була. 1944 елда ул фронтка, Латвия тимер юлына озатыла.

  • Безне товар поездына утыртып алып киттеләр, – дип искә ала.

Бөек Җиңүне дә Латвиядә каршы ала. Ире Павел белән фронтта таныша. Ул хәрби офицер була.

Сугыш тәмамлангач, биш елдан соң Павел фронтта алган яраларыннан мәңгелеккә күчә. Ольга ике кечкенә бала белән тол кала.

  • 1958 елда без кабат Әгерҗегә кайттык. Мин белешмәләр бюросына эшкә урнаштым. Соңыннан вокзал буенча дежур итеп күчерделәр, – дип сөйли ветеран.

Авыр сынаулар моның белән генә бетми. Берничә елдан улы фаҗигале төстә һәлак була.

  • Мондый авыр югалтудан соң бик озак вакыт җаныма тынгы таба алмадым. Айлар буе хастаханәдә яттым, – дип искә ала.

Хәзер аны кызы һәм оныгы хөрмәтләп тәрбияли.

...Безгә бүген бик еш кына  “сугыш үткәндә калды” дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Әмма Ольга Васильевнаны тыңлаганда аның сугышны мәңге онытмаячагын аңлыйсың. Ул аның йөрәгенә гомерлеккә кереп урнашкан, тирән эз калдырган, кешеләргә мөнәсәбәтен үзгәртүгә йогынты ясаган. Аның тормышы – безнең өчен чын батырлык дәресе.  

Безгә имин көннәр, аяз күк йөзе бүләк иткәннәре өчен барлык ветераннарга олы рәхмәт һәм хөрмәт сүзләре җиткерәбез. Сәламәтлек, озын гомер телибез.

Мария НУРУЛЛИНА.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев