Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Халык ансамбле үзешчәннәре тавыш бирергә бергәләп килделәр (ВИДЕО)

Сарсак-Омганың “Зарни сизьыл” удмурт халык ансамбле үз сайлау участогына тулы состав белән диярлек килде

Ансамбльдә катнашучылар милли киемнәрен киеп, удмурт телендә туган як турындагы җырлар башкардылар.  
– Без бүген бирегә аерым горурлык һәм җаваплылык хисе, күтәренке кәеф белән килдек, – диде ансамбльдә катнашучы, мәдәният йорты җитәкчесе Алена Богданова.   

Ансамбль якшәмбе көнне узачак Май чабу бәйрәменә, тиздән булачак “Мәдәни салават күпере” район фестиваленә әзерләнә. 

– Еллар узу белән ансамбль составы яңарды, хәзер яшьләр күбрәк кушылылар, – дип сөйли беренче көннәрдән диярлек йөрүчеләр белән бергә чыгыш ясаган Лариса Заитова. – Әмма хөрмәтле ветераннар да ансамбльне онытмыйлар, мастер-класслар күрсәтәләр, күп тавыш белән чыгыш ясарга кирәк чакта булышалар да. 

Тулаем алганда, Сарсак-Омга мәдәният йортында урнашкан 484нче участоктан тавыш бирә башлаганның беренче минутларыннан бирле халык өзелми. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев