Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Яңа Акхуҗада туып-үскән якташыбыз Эльза Шагованың шигырьләрен тәкъдим итәбез

Шигъри җанлы Эльза ханым ШАГОВА "Әгерҗе хәбәрләре" газетасы сайтын яратып укучыларны үзенең гомер юлы белән таныштыра: Мин Əгерже районының Яңа Акхужа авылында туып-үстем. Əтием - Фәйзи Камилов. Аны әгерҗелеләр танылган үзешчән композитор буларак беләләр. Əнием - Рəмзия. Хәзерге вакытта Яңавылда яши. Гаилəдə өч бала үстек. Абыем Марсель - Яңавылда, сеңлем...

Шигъри җанлы Эльза ханым ШАГОВА "Әгерҗе хәбәрләре" газетасы сайтын яратып укучыларны үзенең гомер юлы белән таныштыра:

  • Мин Əгерже районының Яңа Акхужа авылында туып-үстем. Əтием - Фәйзи Камилов. Аны әгерҗелеләр танылган үзешчән композитор буларак беләләр. Əнием - Рəмзия. Хәзерге вакытта Яңавылда яши. Гаилəдə өч бала үстек. Абыем Марсель - Яңавылда, сеңлем Венера Чаллыда яши.
    Дүртенче сыйныфка кадəр авылда, сигезенче сыйныфка кадəр Тəбəрле мəктəбендə укыдым. Аннан соң Түбəн Кама медицина училещесына укырга кердем.
    Беренче курста укыганда əтием вафат булды. Иң авыр вакытлар булды ул минем өчен. Укуны да ташлап кайтасы килгəн чакларым булмады түгел... Əнкəемнең олы йөрəге, тырышлыгы, талəпчəнлеге, үземнең сабырлыгым аркасында укып бетереп Əгержегə эшкə кайттым. Мине балалар поликлиникасына шəфкать туташы итеп билгелəделəр.
    Шул елларда без əниемнең туган авылы Яңавылга күчендек. Яшьли сөйгəн егетемне армия сафларына озатып, аны каршы алганнан соң, ул минем кулымны сорады. Мин риза булдым. Фаиз - безнең район егете, Мукшур авылыннан. Без өйлəнешеп Чаллы каласына юл тоттык. Ирем заводка эшкə керде. Мин медицина өлкәсендә эшемне дәвам иттем. Соңрак үзебезнең эшне ачтык. Өч кызыбыз бар. Олысы Эльвира, КамПИ ны бетереп, олы хисапчы булып эшли. Əтисенең уң кулы. Ике бала үстерə.

Уртанчы кызыбыз Гүзəл Казанның Мəскəү сәүдә университетын тәмамлады. Казанда яши. Киявебез - Тирсə малае Айдар Мусин белəн ике бала үстерәләр. Төпчегебез Филүзə Казан федераль университетының соңгы курсын тәмамлаый. Киявебез Рамазан белән гөрләтеп туй иттеләр. Гаиләм белән Казанда яшибез. Авылга кайтып йөрибез. Анда əле безне көтеп алучы әнием Рəмзия (Яңавылда яши), каенанам Əминə (Мукшур авылында яши) бар.
Шигырь дөньясына кереп китүемə əле бер генə ел. 200лəп шигырем бар. Шуларның 15енə көй язылды. "Яшəү - бəхет" исемле беренче шигырьлəр жыентыгым дөнья күрде.

ƏНИЛƏРГƏ МЕҢ РƏХМƏТ

Əнилəрнең олы йөрəгенə
Бар җиһанның сыйган яктысы.
Бер телемен икмəгенең бүлеп
Сабыена биргəн яртысын.

Төн йокысын йокламыйча ана
Тегү теккəн, кискəн, ямаган.
Кемнең генə үз баласы өчен
Йөрəклəре дөрлəп янмаган?

Бала кайгылары бирмəсен дип
Изге догаларын укыган.
Баласына назын бүлеп биргəн,
Ана назыннан соң кем туйган?

,,Əни" диеп, көн дə балаларың
Хəлең белеп торса бик рəхəт.
Җанын бирергə дə əзер торган
Газиз əнилəргə мең рəхмəт!

БƏХЕТЕҢНЕ ЮГАЛТМА

Бəхетлеме диеп сорамагыз,
Булмый аны сезгə аңлатып.
Яратканнар гына аңлый аны
Утларында янып, яратып.

Бəхет өчен əллə күп кирəкми
Син яраткан, сине яратсын.
Чəчəклəрдəн күпер үрə белсен,
Сагыш кайгыларың таратсын.

Бəхетне бит сатып алып булмый,
Урлап алып булмый кешедəн.
Булган бəхетеңне саклап яшə
Ул синеке! Бирмə кешегə!

Бəхетле мин, бəхетемне таптым,
Ходаема мең кат рəхмəтле.
Бəхетлеме? - диеп сорасалар
Кабатлыймын, мин бик бəхетле!

СИНЕҢ ӨЧЕН
Безнең өчен генə таңнар ата
,
Безнең өчен якты ай калка.
Синең белəн минем сөю генə
Барлык кайгыларны тарата.

Сихри назлы карашларың синең
Нурлар өсти минем күңелгə
Ягымлы бер эндəшүең белəн
Үтеп кердең йөрəк түремə.

Яратамын синең көлүеңне
Матурым син, җаным диюеңне.
Сихри моңга мине төрүеңне,
Хөрмəт итеп яши белүеңне.

ТУГАН АВЫЛЫМ АКХУҖАМ

Кайтам əле туган ягым
Колач жəеп каршыла.
Капка ачып əткəм-əнкəм
Чыгар төсле каршыма.

Аккуҗамным урамнарын
Тагын бер узар идем.
Чишмə буйларына төшеп
Суларын эчəр идем.

Кайталмадым, үпкəлəмə,
Читтə йөртте язмышым.
Бер кайтмасам, бер кайтырмын
Җəен, көзен, яз, кышым...

Ераклардан сəлам юллыйм
Туып үскəн авылым.
Кем генə сагынмый икəн
Шау чəчəкле авылын?

Синдə тудым, синдə үстем
Синдə үтте балачак.
Сандугачның тавышлары
Мəңге истə калачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев