Яңа Эсләктә яшәүче тыл ветеранын җитәкчеләр котлады
Бүген Яңа Эсләктә яшәүче Хәния әби Җәлилова 90 яшьлек олуг юбилеен каршы алды. Аны район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов, Кадыбаш авыл җирлеге башлыгы Илфат Рамазанов бәйрәме белән котладылар һәм күчтәнәчләр тапшырдылар.
Иске Эсләктә ун балалы гаиләдә туган Хәния. Аңа бер яшь тулганда Яңа Эсләккә күченәләр. Шунда үсеп, тормышка чыга. Гомере буе “Таң“ колхозында сарыклар карый. Тырыш хезмәте өчен күп тапкыр Мактау грамотларына лаек була, колхозның Мактау китабына кертелә. КПССның Әгерҗе район комитеты һәм хезмәт ияләренең район Советы башкарма комитетының да Мактау язуы бирелә аңа. Бердәнбер улы Фәнисне ялгызы үстерә. Улы бакыйлыкка күчкәнгә дә биш ел үткән инде.
- Гөлтаһира апамның улы Азат бик кайгырта үземне. Социаль хезмәткәр Марина Закировага да – рәхмәтемнең иң олысы. Кадыбыш авыл җирлеге Советыннан да хәлемне белешеп торалар. Туганнарым үзләренә яшәргә чакырсалар да авылны бер дә ташлап китәсем килми. Туган җир бик кадерле, – ди Хәния әби.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев