Якубович Тукайның «Шүрәле» поэмасыннан өзек укыды
Видео карап алыгыз
«Без Тукайны укыйбыз» флешмобына Беренче каналда «Могҗизалар кыры» тапшыруын алып баручы Леонид Якубович та кушылды. Телейолдыз Тукайның «Шүрәле» поэмасыннан өзек укый. Роликны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең инстаграм челтәренә урнаштырган.
«Россия - зур һәм күпмилләтле ил. Биредә рус, татар, украин, белорус һәм башка халыклар бер-берсен хөрмәт итеп, дус-тату гомер кичерә. Һәр милләтнең үз язучылары һәм шагыйрьләре бар. Аларның иҗаты безнең өчен мөһим һәм кызыклы», — ди Леонид Якубович.
«Без Тукайны укыйбыз» флешмобы социаль челтәрләрдә Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулуы уңаеннан игълан ителде. Флешмобка танылган актер Константин Хабенский һәм Беренче канал журналисты Тимур Шәрәфетдинов та кушылган иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев