Ул вокзал алды территориясендәге киоскта урнашкан
Әгерҗедә “Ярдәм янәшә“ дип аталган мохтаҗларга бушлай ярдәм күрсәтү пункты эшли башлады. Ул вокзал алды территориясендәге киоскта урнашкан.
– Пандемия вакытында кешеләрнең ярдәмгә аеруча мохтаҗ булганлыгын белгәнлектән, аларга булышырга дигән уй бар иде. Шуны тормышка ашыру йөзеннән ноябрь аеннан кием-салым җыеп тарата башладык. Ә 1 декабрьдән мохтаҗларны тукландыруны оештырдык. Аллаһка шөкер, бөтен ил өчен олы сынау вакытында күңелләрендә миһербанлык, игелеклелек, юмартлык, рәхим-шәфкать, авыр хәлдә калганнарга булышу кебек сыйфатларга ия кешеләр сирәк булса да бар арабызда, – дип сөйләде район имаммөхтәсибе Габделкәрим хәзрәт Гыйззәтуллин.
ИГАНӘЧЕ ЯРДӘМЕ
Сер түгел, һәр эшне башкару өчен акча кирәк. Анысын исем-фамилиясен күрсәтмәүне үтенгән игелекле эшмәкәр (ярдәмне “Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен башкарам“, ди) бирә һәм һәрьяклап – башка кирәкле ярдәмен дә кызганмый.
Кеше тормышында көтмәгәндә төрле авырлыклар очрый. Кемнеңдер ярдәмен тоеп, аларның күңелләре йомшарырга, туры юлга басарга мөмкин бит. Мөхтәсибәттә шундый ярдәм пункты ачарга теләүләрен белгәч, уйланып йөрдем-йөрдем дә бу игелекле эштә матди булышлык күрсәтергә булдым. Безнең Ислам дине, кеше нинди милләттән һәм диннән булуына карамастан, ярдәм кулы сузуны хуплый, – ди игелекле эшмәкәр.
ӘНИНЕҢ ХӘЕР-ФАТИХАСЫ БЕЛӘН
– Әнием белән Әгерҗедә мохтаҗлар өчен ярдәм пункты ачарга җыенулары турында сөйләшеп утырганда аның: “Бу игелекле гамәлне оештырып җибәрүдә булышлык күрсәтәсеңме әллә, улым?“ – диюен ниятләремә хәер-фатихасы буларак кабул иттем, – дип дәвам итә игелек иясе.
– Дүрт ай элек әнием вафат булды. Минем мондый саваплы гамәлләр кылып йөрүемне белми китүе бик үкенечле. Ул бик сөенер иде, – ди дин кардәшебез Дильмира Ибәдуллаева да.
Материалны тулысынча газетабызның җомга санында укыгыз.
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев