Активрак булырга чакырабыз
2022 елның беренче яртыеллыгына “Әгерҗе хәбәрләре“ газетасына язылу өчен санаулы гына көннәр калып бара. Ә санаулы көн бик тиз уза ул.
Сезнең өчен уздырылучы акцияләр турында тагын бер кат искәртеп, активрак булырга чакырабыз. Исегезгә төшерәбез: декабрь аенда почта бүлекчәләре аша алты айга язылып, квитанция күчермәсен редакциягә юллаучылар өчен ун данә Кыш бабай бүләге уйнатыла.
Газетаны редакциягә килеп йә хезмәт коллективлары аша алучылар өчен дә Кыш бабай шул ук күләмдә бүләк алып киләчәк.
Акцияләрдә катнашу өчен, квитанция күчермәләрен 89656243149 йә 89063331957 ватсап номерларына юлларга гына кирәк.
2022 елның 1 январена “Әгерҗе хәбәрләре”нә язылучылар санын 2021 елның 1 январена булган күләмдә саклап кала алган йә арттыруга ирешкән хат ташучылар арасыннан өч кешегә акчалата бүләк, икесенә редакция күчтәнәчләрен тапшырачакбыз.
Елдан-елга килүче матур традиция буенча, газетабызның беренче саны белән һәр укучыбыз безнең “фирменный” календарьны да алачак.
Бергә булыйк, дуслар!
Акцияләрне уздыру вакыты – 2021 елның 1 декабре-2022 елның 31 январе. Аларның сроклары, бүләкләр турындагы тулы мәгълүмат – “Әгерҗе хәбәрләре” редакциясендә. Акцияләрне оештыручы – “Әгерҗе хәбәрләре” (“Агрызские вести”) газетасы редакциясе. Белешмәләр өчен телефоннар: 8(85551)22861, 22962.
Реклама 16+
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев