Йөкле хатын иренең машинасында игезәк балалар тудырган
Сабыйлар 2770 һәм 2530 грамм авырлыкта туганнар
Волгоград өлкәсенең Фроловский районында яшәүче ир белән хатын игезәк балалар көтә. 32 яшьлек хатын моңа кадәр ике кыз бала тудырган инде, шуңа күрә алар тәҗрибәле әти-әни буларак әзерләнә. Хатын 16 декабрьдә хастаханәдә бала табарга тиеш. Шуңа күрә ир белән хатын алданрак юлга чыга. Алар үз машиналарында бара. Тик барыбер хастаханәгә барып җитә алмыйлар. Игезәк малайлар дөньяга алданрак туарга карар кыла һәм әти кешегә акушер ролен башкарырга туры килә. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.
Ир белән хатын Волгоград шәһәренә килеп җитә, тик барыбер хастаханәгә килеп өлгермиләр. Ир машинаны кибет янындагы парковкада туктата, ашыгыч ярдәм чакыра һәм дөньяга килгән балаларны каршы ала. Ике ашыгыч ярдәм машинасы килеп җиткәндә сабыйлар аталарының кулында була. Аларны хастаханәгә алып китәләр.
Сабыйлар исән-сау, 2770 һәм 2530 грамм авырлыкта туганнар, диелә хәбәрдә.
Чыганак: Интертат
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев