39 яшьлек Рәйсә Борһаниева кияүгә чыгарга ир эзли
Кызыклы

39 яшьлек Рәйсә Борһаниева кияүгә чыгарга ир эзли

Кияүгә төп таләп тә бар

Журналист Рәйсә Борһаниева кияүгә чыгарга ир эзли. Бу турыда ул Инстаграм сәхифәсендә хәбәр итә.

«Үз фатиры булган, эчми-тартмый һәм көнләшми торган талантлы ир-егет фотограф белән гаилә корырга теләгем бар. Аның милләте буенча татар булуы шарт.

Миңа 39 яшь, кияүдә булдым, балам юк. Казанда яшим. Лаеклы кандидатлар булса, комментарийларда языгыз», — дигән журналист.

«21 гасырда андый ирләр бар микән инде ул», — дип шикләнүен белдергән бер инстачы.

«Ә мин беләм берәүне, аны син дә беләсең», — дип өметләндергән икенче виртуаль дусты.

Журналист Рәйсә Борһаниева бик тә фотога төшәргә ярата, бу аның төрле стильдә ясаган күпсанлы фотосессияләреннән күренә. Мөгаен, шуңа да кияүгә чыгарга фотограф ир-ат эзлидер.

Журналист беренче тапкыр кияүгә чыкканда шактый эзләнеп, уйланып, үзенчәлекле итеп туйга әзерләнде. Ул Көлсылу (Золушка) стилен сайлаган иде.

Чыганак

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев