Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Акча

Быелдан башлап яшь ярымга кадәрге бала карау буенча пособие ата-ана эшкә чыккан очракта да түләнәчәк

Әгерҗе районы бүлекчәсе исегезгә төшерә

2024 елдан яшь  ярымга кадәрге  баланы карау буенча түләүләр хезмәт хакы белән бергә - хәтта ата-ана декретта вакытта тулы эш көненә чыккан очракта да исәпләнә. Мондый пособие 2024 елда аена уртача 17,8 мең сум тәшкил итә.

Үзгәрешләр  бала тапканчы рәсми эш урыннары булып,  баласына яшь ярым булганчы   эшкә чыккан ата-аналарга кагыла. Сүз иминиятләштерелгән аналар, ягъни вакытлыча хезмәткә яраксызлык чорында яки хатын-кыз бала тапкан очракта эш бирүчеләр алар өчен иминият кертемнәрен түләгән затлар турында бара.

"Бу елдан башлап баласына  яшь ярым булганчы ук эшкә чыгарга карар кылган әниләр берьюлы пособие дә,  хезмәт хакы да алачак . Моның өчен тулы булмаган эш көне режимында яки читтән торып эшләү мәҗбүри түгел. Тулы мәшгульлек булган очракта да пособие  гадәти күләмдә түләнәчәк», - дип билгеләп үтте Татарстан Социаль фонды бүлеге башлыгы Эдуард Вафин.

Әгерҗе районы бүлекчәсе исегезгә төшерә,  моңа кадәр яшь ярымга кадәрге баланы карау буенча пособие алу өчен декрет ялындагы ата-ана эшкә йөрмәскә һәм хезмәт хакы алмаска, бары бала карау белән генэ  шөгыльләнергә тиеш иде. Тулы эш көне режимында эшкә чыккан аналарга . айлык пособие түләү туктатылып килде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев