Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Акча

Эшләүче пенсионерларның пенсияләре индексацияләнә

Бу хакта тулырак Россия социаль фондының Әгерҗе районындагы Клиент хезмәте җитәкчесе Зөлфия БАКАСОВА аңлата

1 январьдан Россия социаль фондының ТР буенча бүлекчәсе эшләүче пенсионерларның пенсия күләмен индексацияли. 

Бу хакта тулырак Россия социаль фондының Әгерҗе районындагы Клиент хезмәте җитәкчесе Зөлфия БАКАСОВА аңлата:

– Хәзер эшләүче пенсион ерларның пенс ияләре эшләмәүчеләрн  ең түләүләре белән беррәттән индексац иялән ергә тиеш. Моңа кадәр пенсионер индексацияне эштән киткәч кенә ала иде. Хәзер пенсияләр хезмәт эшчәнлеген башкаруга бәйле булмаган рәвештә индексацияләнә. Индексация дәрәҗәсе пенсионерның хәзер ала торган суммасыннан түгел, ә эшләмәгән очракта алырга тиешле суммадан чыгып билгеләнә. 

Ягъни яңа индексация барлык индексацияләрне дә исәпкә алып башкарыла. Пенсионер эштән киткәннән соң 2025 ел өчен артуга өстәмә рәвештә эшләү дәверендәге бөтен төшеп калган индексац ияләүләрне дә исәпкә алып саналган пенсия артуын да алачак.

Шуңа күрә элек эштән киткән пенсионерларны январь аенда максималь арту көтә. Башкача әйткәндә, түләүләрнең артуы бөтен кешегә дә гарантияләнә, ә менә хезмәт эшчәнлекләрен калдыручылар эштән туктау сәбәпле дә өстәмә алачаклар. Шунысын да әйтү кирәк: эшләүче пенсионерлар өчен индексацияләүнең яңаруы страховой пенсиягә кагыла һәм аның бөтен төрләрен, шул исәптән инвалидлык һәм туендыручыны югалту буенча пенсияне дә читләтеп үтми.  

Белешмәләр өчен бердәм контакт үзәк телефоны – 88001000001

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев