Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Акча

Әгерҗе прокуратурасы халык акчасын кире кайтара

Әгерҗе районы прокуратурасы Бердәм хисап ясау үзәгендә (ЕРЦ) торак, гражданлык таләпләренең үтәлешен тикшерде һәм кайбер җитди кимчелекләрне ачыклады. Прокуратура тикшерү барышында Әгерҗе шәһәрендәге күпкатлы йортларда яшәүчеләргә коммуналь хезмәтләр өчен исәпләүдә төгәлсезлекләр китүен ачыклады. Узган көз айларында җылылык һәм кайнар суга исәпләүдә закон бозулар табылды. Прокуратура ЕРЦ җитәкчелегенә әлеге төгәлсезлекләрне тиз...

Әгерҗе районы прокуратурасы Бердәм хисап ясау үзәгендә (ЕРЦ) торак, гражданлык таләпләренең үтәлешен тикшерде һәм кайбер җитди кимчелекләрне ачыклады.
 
Прокуратура тикшерү барышында Әгерҗе шәһәрендәге күпкатлы йортларда яшәүчеләргә коммуналь хезмәтләр өчен исәпләүдә төгәлсезлекләр китүен ачыклады. Узган көз айларында җылылык һәм кайнар суга исәпләүдә закон бозулар табылды. Прокуратура ЕРЦ җитәкчелегенә әлеге төгәлсезлекләрне тиз арада бетерергә һәм алга таба мондый ялгышуларны булдырмаска дигән бурыч куйды.
Нәтиҗәдә, ЕРЦ җитәкчелеге шәһәрдә күпкатлы йортларда яшәүчеләргә 2015 елның 1 сентябреннән 31 октябрьгә кадәр җылылык өчен, узган елның 1 августыннан 30 ноябрьгә кадәр кайнар су өчен яңадан исәп-хисап ясарга дигән карар чыгарды.
Бу хезмәтләр өчен яңадан исәп-хисап ясаулар күпкатлы йортларда яшәүчеләргә апрель аенда киләчәк март ае өчен квитанцияләрдә чагылыш табачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев