Әгерҗе район судында – яңа җитәкче
2020 елның 15 июнендә Әгерҗе район суд коллективына яңа җитәкчене тәкъдим иттеләр.
Россия Федерациясе Указы нигезендә Әгерҗе район суды рәисе итеп Расим Мөхәммәтйосып улы Мингалиев билгеләнде. Суд коллективына яңа җитәкчене ТРның Югары Суды рәисе урынбасары Максим Беляев тәкъдим итте.
Чарада район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Азат Вәлиев, ТРда суд департаменты Идарәсе начальнигы урынбасары Рамил Рамазанов, Әгерҗе районы хокук саклау органнары җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты.
Әгерҗе район суды белән 12 ел җитәкчелек иткән Әлфия Фәйзи кызы Галәвиевага Максим Беляев ТР Югары Судының Рәхмәт хатын һәм “Татарстан Республикасы Югары Судына 150 ел” юбилей медален тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев