Коронавируска каршы дарулар сатып алу өчен акча бүлеп биреләчәк
Акча

Коронавируска каршы дарулар сатып алу өчен акча бүлеп биреләчәк

Россия Хөкүмәте шундый карар кабул иткән

Россия төбәкләренә коронавирус инфекциясе йоктырган пациентларны амбулатория шартларында дәвалау өчен препаратлар сатып алуга акча бүлеп биреләчәк. Россия Хөкүмәте шундый карар кабул иткән.

Бу Федерация субъектларына амбулатория шартларында дәваланучы пациентларны дарулар белән тәэмин итәргә һәм койка фондына йөкләнешне киметергә мөмкинлек бирәчәк.

«Әлеге мәсьәлә буенча РФ Хөкүмәтенең боерык проектын кабул итәргә», — диелә Министрлар Кабинеты утырышының карарлар исемлегендә.

Чыганак: Ватаным Татарстан 

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев