Тулы булмаган гаиләләргә дәүләт ай саен 5 мең сум түләячәк
Акча

Тулы булмаган гаиләләргә дәүләт ай саен 5 мең сум түләячәк

Бу түләүләр җәй айларында башланыр дип көтелә

Тулы булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче 8-16 яшьлек һәр балага июльдән башлап ай саен 5650 сум түли башлаячаклар.

РИА Новости хәбәр иткәнчә, бүген Россия Президенты Владимир Путин Федераль җыенга юллама белән чыгыш ясый. Президент әйтүенчә, тулы булмаган яки әти-әниләре аерылышкан гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга ярдәм итәргә кирәк.

«Агымдагы елның 1 июленнән башлап шундый гаиләләрдә тәрбияләнә торган 8-16 яшьлек һәр балага түләү билгеләнәчәк. Ил буенча уртача алганда ул 5650 сум булачак», — диде Путин.  

Чыганак

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев