Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Акча

Үзара салым акчалары – контрольдә

Сорау-җавап

“Үзара салым акчалары күбрәк җыелган саен, шәһәр өчен күбрәк эш башкару мөмкин булачагын яхшы аңлыйбыз. Әмма шунысы аңлашылмый: ни өчен ул акчалар кайвакыт кирәкмәгән эшкә тотыла? Әйтик, ике ел элек рус зиратына шлагбаум куелды. Ул бик күп уңайсызлыклар тудырганлыктан, аны алып куярга мәҗбүр булдылар. Димәк, аны алуга һәм куюга тотылган акчалар җилгә очкан булып чыга. Койма белән дә шул ук хәл.Профнастилдан яңа койма урнаштырдылар. Ул озак тормады, икенчегә алыштырдылар. Халык акчасы кая китте? Монысы да аңлашылмый...” Н. Сергеев. 

Сорауга “Әгерҗе шәһәре” берәмлеге башкарма комтеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Руслан Вәлиев җавап бирә:

–    Православие зиратындагы шлагбаум эшмәкәр Н.В. Чебыкина акчаларына куелган иде. Бу эшкә үзара салым акчалары тотылмады һәм бу төр эшкә каралмаган да иде. Үзара салым акчалары үзара салым мәсьәләсе буенча җирле референдум яки халык җыеннары вакытында гражданнар тарафыннан билгеләнгән эш төрләренә генә тотыла ала. 

Профнастилдан койма да эшмәкәр Н.В. Чебыкинаның үз акчаларына куелган иде. 2020 елда үзара салым акчаларына тимер штакетниктан койма тотылды. 

Бу хакта сөйләгәндә, шунысын билгеләп үтү кирәк: үзара салым акчаларын тоту “Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр өлкәсендә контракт системасы турында»га федераль закон (№44-ФЗ) таләпләренә туры китереп башкарыла.  Сатып алулар уздыруга гаризалар «Сатып алулар реестры» Бердәм мәгълүмат системасында урнаштырыла һәм әлеге  мәгълүматны ирекле рәвештә һәркем карый ала.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев