Аш-су

Виноград һәм алмадан кышка компот ясыйбыз

Хөрмәтле хуҗабикәләр! Сезгә виноград һәм алмадан компот ясарга киңәш итәбез. Бик тәмле, хуш исле әлеге компотны кыш көне гаиләгез дә яратып эчәр.

1-2 тәлгәш виноград, 3-4 алма, 150 грамм шикәр комы кирәк. Виноградны һәм алмаларны яхшылап юабыз. Алманы кисәкләргә бүләбез, үзәген алабыз. Вак алмаларны бөтен килеш тә салырга була. Стерильләштерелгән банкаларның 2/3 өлешенә алма белән виноградны салабыз. Шикәр комын өстәп, кайнап торган суны коеп капкачлап куябыз.  

 

Фото: elitefon.ru

 


Нет комментариев