Октябрьнең кояшлы, матур көнендә Үтәгән авылы халкы бердәм булып, авыл янындагы “Әниләр чишмәсе”ндә зур өмә оештырдылар
Изге максат белән җыелган авыл халкы, чишмәнең тирә-юнен чүп-чардан тазартып, төзекләндерүгә үз өлешләрен керттеләр.
– Якын арада чишмә янындагы ял итү зонасында төзекләндерү эшләре башкарылачак. Үзара салым акчасына беседка куябыз. Шуңа күрә аңа кадәр чистарту эшләрен алып баруны мөһим дип таптык, – ди Иске Эсләк авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Әхмәтова.
Барлык эшләр тәмамлангач, өмәчеләр кайнар бәрәңге һәм хуш исле тәмле чәй белән сыйланганнар. Өмәдә катнашучылар барысы да тәмле сыйлар әзерләгән Дилүсә Муллахмәтовага, Фәнзирә Әминовага һәм ярдәме өчен читтә яшәүче авылдашлары Рәйсә Әминовага олы рәхмәтләрен җиткерделәр.
Авыл халкының уртак бер теләге дә бар: «Табигать кочагында ял иткәннән соң һәркем үзеннән соң чисталык һәм тәртип калдырып китсен иде».
Нет комментариев