Редакциябезгә хатлар килә
Кызыклы

Редакциябезгә хатлар килә

Шушы уңайлылыктан файдаланып яшәргә язсын

Редакциябезгә хат килеп иреште: «Өйгә су кертү турында күптәннән хыялландым. Быел да салкыннарда суны тагын бидон белән ташырга туры килер микәнни дип, кышны борчылып көтә идем. Борчылуым юкка булган, чөнки безнең өйдә дә су ага хәзер. Су кранын ачкан саен шушы эштә ярдәм итүчеләргә рәхмәт укыйм. 

Махсус хәрби операциядә катнашучының әнисе буларак, әлеге мәсьәләне хәл итүдә ярдәм сорау өчен район башлыгы Ленар Нургаяновка кабул итүгә язылган идем. Кабул итү барышында район җитәкчесе ярдәмнең якын көннәрдә үк күрсәтеләчәген әйтеп сөендерде. 

Район үзәгеннән кайтып бер атна узуга ук эш башланып та итте. Фәннүр Шакиров җитәкчелегендәге “Төзелеш идарәсе” предприятиесе казу эшләрен башкару өчен кирәкле техника белән тәэмин итте. Авылдашыбыз Айрат Зарифуллин белән күрше Иж-Бәйкидән Рафаэль Хәмитов суны өй эченә кертүдә эшләделәр. Оештыру мәсьәләләрендә авыл җирлеге башлыгы Фәнис Шакировның, авылдашыбыз Фаиз Усмановның тырышлыгы зур булды. Әнә шулай, уртак көч белән берничә көн эчендә еллар буе көткән хыял чынга ашты. 

Ә су, чыннан да, бик кирәк иде безгә. Урында ятучы иремне тәрбияләү өстенә, үзем дә җитди авырыйм. Сроклы хезмәтен Чечняда узган улыбыз кабат махсус операция зонасында бүген. 

Хәзер су кермәгән йорт юктыр да инде ул. Калган гомеребезне безгә дә шушы уңайлылыктан файдаланып уздырырга язсын иде», – дип яза Биектау авылыннан Фәридә Зарифуллина.

Фото: архивтан
 


Нет комментариев