Лачын йөрәкле мулла
Күршем, укытучы, Татарстанның Язучылар берлеге әгъзасы Наилә Харисованың һәр китабын көтеп алам. Тормышның барлык өлкәсен якыннан белүе, бай теле сокландыра мине. “Үтте инде” дип исемләнгән повесте белән республика бәйгесендә беренче урын алуы да өлгереп җиткән язучы икәнлеген ачык күрсәтте, дип яза Әгерҗедән Рәмзия Шәймөхәммәтова.
Быел җәйдә Наиләнең “Инкыйлаб мулласы” дигән китабы дөнья күрде. Егерменче гасыр башында районыбызның Иске Кызылъяр авылында мөгаллим һәм мулла хезмәтен башкарган, шагыйрь һәм инкыйлабның давыл кошы, М.Горькийча итеп әйтсәк, буревестник Даут Гобәйди турында ул китап.
Газиз халкын мәгърифәтле итәргә теләгән, демократ шагыйрь һәм тәрҗемәче, революцион эшчәнлеге өчен җәзалап үтерелгән якташыбыз язмышы халык күңелендә мәңге сакланырга тиеш.
Наилә ханым тарафыннан күпме эзләнү эшләре башкарылган. Даут Гобәйди нәселе вәкилләре белән очрашуларга, архив мәгълүматларын туплауга, иске татар әдәбиятын өйрәнүгә, Иж-Бубый мәдрәсәсе тарихын күңелдә яңартуга күпме вакыт сарыф ителгән. Нәтиҗәсе – күз алдында.
Тулырак итеп «Әгерҗе хәбәрләре» газетасының 40нчы санында укыгыз
Нет комментариев