Проектның чираттагы герое - Красный бор участок хастаханәсе баш табибы, гармунчыларның “Йонгалт, гармонь йук!” мари халык ансамбле җитәкчесе Владимир КИБАТОВ

Кеше музыка белән туа
– Туганда һәр кешегә музыканы тою сәләте салынган була. Ул алга таба ачылсын өчен аны үстерергә, тиешле шартлар булдырырга кирәк, – ди Владимир Дмитриевич.
Аның үзенә исә музыкаль яктан үсеш алу өчен бөтен мөмкинлекләр була.
– Әбиемнең абыйсы гөсләләр ясаган һәм аларда уйнаган да.Әтинең икетуган абыйсы исә скрипкалар ясаган һәм аларда уйнаган. Уен кораллары ясый белмәсә дә, әтием дә музыкаль кеше иде. Шуңа мин дә кечкенәдән музыкага тартылганмындыр, – дип сөйли.
Алар гаиләдә өч малай үсәләр. Володя – төпчеге.
– Мәктәптә укыганда абыйларым Герогий, Евгений белән бергәләп Казанда республика смотр-бәйгесендә катнашуыбыз һәм аннан I дәрәҗә Диплом алып кайтуыбыз истә. Без анда гаилә ансамбле белән чыгыш ясадык. Бер абыем кашыкчы буларак катнашты, берсе – баянчы, ә мин – гармунчы, – дип бәян итә. Сүз уңаеннан, әтисе аңа 8 сыйныфта укыганда баян алып бирә. Аңа кадәр яхшы гына уйнарга өйрәнгән була инде Володя.
– Менә шуннан бирле гармуннан аерылмыйм. Һәр көнне кулга алмый калмыйм, – ди Владимир Дмитриевич.

Татар телен белү эштә дә ярдәм итә
– Татар телен өйрәнүгә омтылыш та гаиләдән киләдер. Чөнки әтием Дмитрий да татар телендә яхшы гына аралаша иде. 87 яшьлек әнием Татьяна да татар телен белә, – ди Владимир Дмитриевич. Сүз уңаеннан, 87 яшьлек әнисе туган авылы Пеләмештә яши. “Әниенең көчендә булуына, үз көнен үзе күрүенә сөенәм без дә еш кайтырга тырышабыз”, – ди улы. “Йонгалт гармонь йук” ансамбле белән репетицияләр дә туган авылында уза.
Татар телен өйрәнүгә Минзәлә медиучилищесында укуы да йогынты ясамый калмый.
– Анда, нигездә, татар балалары белем ала иде. Алар белән бергә укып ничек телләрен өйрәнмисең инде?! – дип фикер йөртә. Бу уңайдан Казан медицина институтында укыган чактагы бер вакыйга да хәтерендә саклана.
– Укырга керү белән Соня исемле кыз белән таныштым. Марий Элдан иде ул һәм, әлбәттә, аның белән һәрчак марича аралаша идек. Берникадәр вакыттан соң аның исеме Сания булуын һәм татар милләтеннән икәнлеген белеп шаккатым. Һәм үз алдыма “ә мин татарча белергә тиеш!” дигән максатны куйдым, – дип дәвам итә. Һәм өйрәнә дә.
– Әле ярый өйрәнгәнмен дип сөенәм хәзер. Чөнки татар телен белүем эшемдә дә бик ярдәм итә. Безнең Красный бор участок хастаханәсенә күрше татар авылларыннан да йөрүчеләр күп. Пациентлар белән алар телендә аралашу бик уңайлы, – ди табиб.– Гомумән, күбрәк тел белгән саен шуның кадәр яхшырак. Шәхсән үзем туган мари, татар, рус, удмурт телләрендә аралашам.

Ак чәчәкләр кебек кар ява....
Владимир Дмитриевич татар телендә аралашып кына калмый, бик матур итеп гармунда татар көйләрен уйный, татарча җырлар башкара.
– Берәр очрашуга йә чарага барганда үзем белән гармунны алырга тырышам. Югыйсә, “гармуның кайда?” дип сорыйлар. Әгәр татарлар күбрәк була икән, гадәттә, Әлфия апа Афзалова репертуарыннан булган менә шушы җырны башкармый калмыйбыз. Чөнки аны бөтен кеше белә, – дигән сүзләр белән “Ак чәчәкләр кебек кар ява” җырын сузып җибәрә ул. Аның дәртле җырына кушылмыйча түзеп булмый...
– Менә шулай, җырларны аудиториягә карап сайларга туры килә. “Йонгалт гармонь йук” ансамбле белән татар авылларында чыгышлар ясаганда, әлбәттә, репертуарга да күбрәк татар көйләрен алабыз, – дип сөйли. Сүз уңаеннан, әлеге ансамбль 2013 елда оеша. 2017 елда халык ансамбле исеменә лаек була. Гармунчылар ансамбле безнең районда гына түгел, республикада да төрле мәдәни чараларда катнаша. Быел сигезенче тапкыр Бимада алар оештыруында Мари музыкасы фестивале узды. Анда Татарстан, Башкортостан, Киров һәм Свердлау өлкәләреннән унбиш катнашучы сәхнә осталары белән бергә мари иҗатын тәкъдим иттеләр. Әлбәттә, “Йонгалт гармонь йук” ансамбле дә фестиваль бизәге булды.
Әлеге ансамбль узган ел Татарстан телекомпаниясенең “Уйнагыз, гармуннар!” тапшыруында да чыгыш ясады. Тапшыруда алар башкаруында халкыбызның “Күбәләк” һәм башка көйләре яңгырады. Тулаем алганда, репуртуарда дистәгә якын??? татар көе бар, ди Владимир Кибатов.

Музыка – тулы бер дөнья
“Музыка – тулы бер дөнья... Музыканың милләте юк... Музыка белән дус кеше ул бик бай кеше... Күп уен коралларында уйнаган кешенең рухи дөньясы да бай...” Сүз уңаеннан, гармуннан тыш, Владимир Дмитриевич курайда, блокфлейтада һәм башка уен корлларында уйный. Ә аралашу барышында әйткән бу фикерләре музыканың, гармунның аның тормышында нинди урын алып торуын ачык күрсәтеп тора.
– Тынгысыз авыр эш көненнән соң берничә минут булса да кулга гармун алсаң, борчулар, алҗулар онытыла. “Гармун ул – дәва” дип юкка гына әйтмиләр. Шәхсән минем өчен гармун ул – үсмер һәм балачагым да, яшьлегем дә. Олыгаеп барганда да гармуннан аерыласы килми...
– Менә шул байлыкны үсеп килүче буынга да мирас итеп калдырасы иде. “Йонгалт гармонь йук” фестивалендә дә без моны төп максатыбыз итеп куябыз, – дип тәмамлый ул. Һәм күбебезгә таныш “Уфтанма” көенә мари сүзләре белән җыр суза.
Нет комментариев