Авыл хуҗалыгы тармагында 46 еллык хезмәт стажы бар
Ирек ФӘЙЗУЛЛИНны “Нәүрүз” ширкәтендә “безнең оста”, дип йөртәләр. Һәм бу очраклы гына әйтелгән сүзләр түгел. Ирек Әнис улы, чынлап та, ашыгыч ярдәм ул. Техниканы тиз арада төзәтергә туры килсә, механизаторлар иң беренче булып аның телефон номерын җыялар.
Авыл хуҗалыгы тармагында 46 еллык хезмәт стажы булган Ирек техниканы биш бармагы кебек белә. Ул узган гасырның 80нче елларында туган авылы Тирсәдә урнашкан “Сельхозтехника” берләшмәсенең ремонт цехына техник хезмәт күрсәтү мастер-наладчигы булып эшкә урнаша һәм куәтле Т-150, К-700 тракторларына ремонт уздыра башлый.
– Ул вакытта райондагы барлык колхозларның трактор, йөк машиналарына техник хезмәт күрсәттек. Бик катлаулы ремонт кирәк булганда гына “Сельхозтехника”га алып киләләр иде. Ә калган барлык төзекләндерү эшләрен дә механизаторлар белән бергәләп үзебез башкардык, – ди Ирек абый.
Тулырак итеп «Әгерҗе хәбәрләре» газетасының 39нчы санында укыгыз
Нет комментариев