Астына берни салмаска кирәк
Тәҗрибәле бакчачылар виноградны җир туңдыра башлаганда гына кисәргә киңәш итәләр. Виноградның 90 проценты киселә, диләр. Аның өлгергән, көрән төскә кергән ботакларын гына калдырырга кирәк, яшелләре суыкларга түзми.
Виноградны -10 градус тирәсе суыклар башлангач кына каплыйлар. Аның куаклары табигый чыныгу үтәргә тиеш. Өстенә толь, иске линолеум капларга мөмкин, ул коры тота. Кемдер иске паласлар да каплый, кыскасы, кемдә нәрсә бар, шуны куллана ала.
Астына берни салмаска кирәк. Виноград җир җылысын тоярга тиеш, җир барыбер җылырак, диләр. Астан ук төрергә ярамый, болай өшү куркынычы арта. Чит-читенә такта бастырып тоннель ясарга мөмкин. Өстен һава керми торган материал белән каплаудан курыкмаска кирәк.
Нет комментариев