20 иң яхшы бәйге проекты җыентыгына кергәннәр
6нчы балалар бакчасы педагог-логопеды Светлана Бәшәрова һәм аның кызы Сөмбел “Бөек Ватан сугышы елларында халыкның хезмәт даны” Бөтенроссия эзләнү эшләре бәйгесендә җиңү яулады.
Әниле-кызлы Бәшәровалар 723 еллык стажы булган тимерьюлчы Михаил Парыгиннар династиясенең хезмәт юлы турында эзләнү эшләре алып барганнар.
Аларның “Кече ватанымның хезмәт даны” эше 20 иң яхшы бәйге проекты җыентыгына кергән. Җиңүчеләрне Мәскәүдә Бөтенроссия форумында бүләкләделәр.
Нет комментариев