Басуларда унлап комбайн эшли
Соңгы елларда район кырларында бөртекле, техник культуралар белән бергә майлыларын үстерүгә дә өстенлек бирелә. Бигрәк тә көнбагыш мәйданнары артканнан-арта бара. Бу хакта тулырак итеп «Әгерҗе хәбәрләре» газетасының 39нчы санында укыгыз.
“Нәүрүз” ширкәтендә быел көнбагышның күп өлешен Иж-Бубый, Иж-Бәйки авыллары янындагы басуларга утырттылар. Чәчәк атканда сары диңгезне хәтерләтте бу урыннар. Олы юлдан үтеп йөрүчеләр әлеге матурлыкка хозурланып кына калмыйча, рәхәтләнеп фотога да төштеләр. Җәй көне кояштай балкып утырган көнбагышлар хәзер инде башларын түбән иделәр. Соңгы вакытта әлеге кырларга комбайннар, йөк машиналары, җир эшкәртә торган тракторлар хуҗа.
“Нәүрүз” ширкәтендә быел 1900 гектарга якын мәйданда әлеге культураны үстергәннәр. Узган ел 640 гектар булган. Мәйданнар артуның төп сәбәбе – бөртекле культураларга караганда, көнбагышка бәянең югарырак булуы.
Көнбагыш басуларында ун комбайн эшли. Районыбызның җир уллары белән бергә, урып-җыю чорына читтән килгән комбайнчылар да бар. Ширкәтнең иң тәҗрибәле ир-егетләре Илдус Гыйльмегаянов, Илназ Хуҗин, Адель Мәрданов, Алексей Красильников чит ил комбайннарын иярлиләр.
– Көнбагыш басуларына барлык комбайннарны да җәлеп итеп булмый, чөнки аны җыеп алу өчен махсус ургычлар куябыз, – ди ширкәтнең баш инженеры Илнур Абдуллин.
Нет комментариев