Буыннар арасында элемтәне саклау мөһим
Иске Чекалда авыл җирлешендә зур өмә узды. Бөек Ватан сугышы елларында һәм махсус хәрби операциядә һәлак булган якташларына урнаштырылган һәйкәл тирәсендәге территорияне тәртипкә китерделәр.
Активистлар буыннар арасында элемтәне саклауның мөһимлеген билгеләп үтте.
"Ничә ел узса да, геройларның батырлыклары гасырларда калачак", – диләр алар.
Авыл халкы әгерҗелеләрне истәлекле урыннарга сакчыл карарга, патриотик акцияләрдә катнашырга һәм геройлар турында истәлекне киләчәк буыннарга тапшырырга чакыра.
Нет комментариев