Әгерҗе районына Светлана Захарова килде
Район тормышы

Әгерҗе районына Светлана Захарова килде

Ярдәмгә мохтаҗ гаиләләр белән очрашу үткәрелде

Әгерҗе районына эш визиты белән Татарстан Республикасында балалар хокуклары буенча вәкил Светлана Захарова килде.

Район башлыгы Ленар Нургаянов белән бергә алар «Ласка» социаль приютында, Тирсә мәктәбендә, 1 нче гимназиядә, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен мәктәп-интернатта һәм «Импульс» спорт үзәгендә булдылар. Гражданнарны кабул итү һәм ярдәмгә мохтаҗ гаиләләр белән очрашу үткәрелде.

Шулай ук балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиясенең киңәйтелгән утырышы узды. Агымдагы мәсьәләләр тикшерелде һәм киләчәк адымнар билгеләнде.


Нет комментариев