Тутырылган кабак рецепты
Аш-су

Тутырылган кабак рецепты

Пешеп чыккач ярты сәгать тотабыз

Уртача зурлыктагы кабакның капкачын кисеп алып, эчен чистартабыз. 300 грамм дөге, 1 данә суган, 1 данә кишер, 300 грамм ит, 10-15 данә йөзем, пылау өчен тәмләткечләр, тоз кирәк булачак.

Әзерлибез: 

Дөгене кайнаган тозлы суда 30 минут тотабыз. Итне, суган, кишерне турап, яртылаш әзер булганчы табада кыздырабыз. Тоз, борыч, тәмләткечне өстибез.
Катлап тезәбез: башта дөге, тоз сибәбез, тәмләткеч һәм йөзем, аннан шулпасы белән итне салабыз, аннан соң тагын дөге. Тәмләткечләрне тәменә карап салабыз.
Кабакны фольгага төрәбез дә 180 градуста өч сәгатькә кадәр пешерәбез.

Пешеп чыккач ярты сәгать тәмен сеңдереп тотканнан соң, табынга матурлап бирәбез. 


Нет комментариев