Сәйдәт әбигә 96 яшь
Әгерҗедә яшәүче Сәйдәт әби Закированы район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Равил Бадахшин, Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында игелек һәм зирәклек бәйрәме белән котлап, сәламәтлек, улы һәм килене янәшәсендә тыныч гомер көзе теләде һәм күчтәнәчләр тапшырды.
Сәйдәт әбигә 96 яшь. Тәбәрледә туып-үскән, балачакта бик күп авырлыклар күргән, тормыш иптәше Гыйльмулла белән гаилә коргач яшәргә Әгерҗегә килгән, күп еллар тимер юлда хезмәт куеп лаеклы ялга чыккан гади, әмма олы йөрәкле Ак әби ул.
Күп еллар элек ире вафатыннан соң Сәйдәт апа Ижауда яшәүче улы Рафинатка, Әгерҗедәге төпчеге Фаат гаиләсенә һәрдаим олы терәк булып яши. Кызганыч, берничә ел элек олы улы вафат булган. Ветеран гомеренең ак чәчәкле матур вакытын улы Фаат, килене Мөнирә белән бергә уздыра.
Сәйдәт апаны Әгерҗедә уңган бакчачы, аш-су остасы, чисталык-пөхтәлек яратучы буларак та беләләр. Өлкән шәһәрдәшебез җырларга да бик оста.
Нет комментариев