“Чингыли” удмурт бию коллективын зурладылар
Нурлат районында Татарстан халыклары ассамблеясе советының күчмә утырышы узды. Чарада Әгерҗе районыннан мәдәният хезмәткәрләре катнашты.
Аның кысаларында ассамблея Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Варкләд-Бодья клубының “Чингыли” удмурт бию коллективына 100 мең сумлык сертификат тапшырды.
Нет комментариев