Тирсә мәктәбендә Өлкәннәр һәм Укытучылар көне уңаеннан чара узды
Авыл тормышы

Тирсә мәктәбендә Өлкәннәр һәм Укытучылар көне уңаеннан чара узды

Бай табын артында өлкәннәр рәхәтләнеп күңел ачты

Тирсә мәктәбендә Өлкәннәр һәм Укытучылар көне уңаеннан искиткеч матур чара узды. Яңавыл, Бәзәкә, Тирсә, Мордыбый, Биектау, Кодаш авылларыннан килгән апа-абыйлар һәрберсе олы хөрмәткә лаек. Һәммәсе озак еллар мәгариф өлкәсендә тырыш хезмәт куйган алар.

Укытучылар да, тәрбиячеләр, аш-су осталары да, техник хезмәткәрләр дә килгән иде. Кичәдә матур теләкләр, җырлар, биюләр, кызыклы уеннар булды.

Бай табын артында өлкәннәр рәхәтләнеп аралашты, күңел ачты. Бәйрәм табынына чакырганнары, хөрмәтләүләр өчен Тирсә мәктәбе коллективына ихлас рәхмәтләрен җиткерделәр. Бу очрашу һәркемнең күңелендә җылы онытылмаслык хисләр калдырды.


Нет комментариев