Бу урыннан битараф узу мөмкин түгел
Батырлар даны мәңгелек
Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елында Варкләд-Бодья авылы үзәгендә Бөек Ватан сугышы батырлары һәм тыл каһарманнары, махсус хәрби операциядә катнашучылар истәлегенә һәйкәл ачылды.
Чарада авыл халкы, Көчек һәм Варкләд-Бодья мәктәпләре укучылары катнашты.
– Районда берләштерелгән мондый беренче һәйкәлне ачабыз. Тиздән Көчек авылында да шундый ук һәйкәл сафка басачак. Батырларның данын мәңгеләштерү эше башка җирлекләрдә дә дәвам итәчәк, – диде район башлыгы урынбасары Илфат Ямалиев. – Бу мөһим эшкә үз өлешен керткән һәркемгә олы хөрмәтебезне белдерәбез.
Әлеге һәйкәл үзара салым акчаларына һәм Жанна–Эдуард Васильевлар, Эльвира Трифонова, Михаил Тойзянов гаиләләренең матди ярдәме белән сафка бастырылган.
– Бу һәйкәл гади корылма гына түгел. Ул, буыннар арасындагы тере күпер булып, Җиңүнең нәрсә бәрабәренә яуланганлыгын искәртеп тора. Без аны булдыруга көчен куйган, вакытын сарыф иткән, күңел җылысын кушып эшләгән һәркемгә – инициатив төркемгә, төзүчеләргә, Варкләд-Бодья авылы халкына олы рәхмәтебезне җиткерәбез, – диде Көчек авыл җирлеге башлыгы Әлфирә Төхвәтуллина.
Тантаналы чараны мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Инвис” удмурт халык ансамбле үзешчәннәренең, Варкләд-Бодья башлангыч мәктәбе укучыларының туган илгә, кече Ватанга мәхәббәт, безгә тынычлык бүләк итүчеләргә хөрмәт белән сугарылган чыгышлары тагын да тәэсирле итте.
– Бу һәйкәл яныннан тыныч кына узып китеп булмый. Монда каенатам Шахта Андреевның, каенсеңлем Ирина Шахтинаның исемнәре урын алган, – диде 99 яшьлек тыл һәм хезмәт ветераны Антонина Андреева. – Фронтка үз теләге белән киткән әтиемнең дә Сталинград өчен барган сугышларда гомере өзелә…
– Без гаиләдә алты бала калдык. Сугыш башланганда миңа ундүрт яшь, иң кечкенәбезгә тугыз ай иде. Яшьтәшләрем бөтен көчләре белән колхозга ярдәм итәргә тырыштылар: ат белән җир сөрделәр, печән җыйдылар... Атлар һәм сыерлар ачтан егыла иде. Аларны арканнар белән күтәрүләре – әле дә күз алдында...
Тоня апай сөйләгәндә тамакка төер утыра.
Менә шушы авырлыкларны җиңеп, Илгә Бөек Җиңү бүләк иткән тыл каһарманнары, сугыш батырлары хөрмәтенә калкыган һәйкәл яныннан битараф кына узып китәргә хакыбыз юк. Анда уелган «Тукта... бер мизгелгә тынлык иңсен хәтер ташы – һәйкәл алдында» дигән сүзләр дә шуны искәртә кебек...
Нет комментариев