Һөнәри бәйрәм
27 сентябрьдә Тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Әгерҗенең Лениза Батырова җитәкчелегендәге 6нчы балалар бакчасы һөнәри бәйрәмнәрен зур җиңү белән каршы ала. Коллектив Россиянең “Белем” җәмгыяте тарафыннан гамәлгә ашырылучы Ата-аналар берләшмәләре инициативалары бәйгесендә җиңү яулаган.
ХӘРБИЛӘРНЕҢ ГАИЛӘЛӘРЕН КАЙГЫРТЫП
“Өмет нурлары: махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары турында кайгыртып” проекты хәрбиләрнең балаларын комплекслы яклауга һәм социаль җайлаштыруга юнәлтелгән. Әлеге проект белән шәһәр балалар бакчаларына йөрүче 50дән артык бала колачланыр дип күзаллана.
1 миллион сум күләмендәге грантның төп юнәлешләре – иҗади уен эшчәнлеге, уңайлы мохит, психологик ярдәм, әти-әниләр белән эшләү. Уен-бәйгеләрдә катнашу уңай тәэсирләр булдырырга, шуның нәтиҗәсендә тискәре уйларны кысрыклап чыгарырга ярдәм итәчәк. Бу максатларны тормышка ашыру өчен патриотик почмаклар, спорт уеннары комплекты, интерактив җиһазлар һәм проекторлар сатып алу күздә тотыла.
Беренче чаралар сентябрьдә башланган һәм декабрьгә кадәр дәвам итә. Биредә балаларга бәйрәм һәм шатлык хисләрен тою мөмкинлеге тудырыла. Сенсор бүлмәсендә кичерешләрнең кискенлеген киметү, куркуны бетерү өчен шартлар булдырылган. Проектта шулай ук хәрби хәрәкәтләр ветераннары, Яшьләр үзәге активистлары һәм волонтерлар да катнаша.
Мондый очрашулар вакытында хәрби хезмәткәрләрнең балалары үзара якыннанрак таныша һәм дуслаша алачак. Сәхнәдә чыгыш ясау, бәйгеләрдә җиңү, уеннарда актив катнашу аларның үзбәяләрен күтәрүдә һәм максатларына ирешүдә ышаныч өстәячәк. Балалар бакчасы педагоглары мондый уртак шатлыклы мизгелләрнең, хәтта якын кешеләрнең берсе еракта булса да, балалар белән әти-әниләр арасындагы бәйләнешне ныгытачагына ышаналар.
ҖИҢҮГӘ ЮЛ ҖИҢЕЛ ТҮГЕЛ
Чираттагы грантка илтүче юл җиңелләрдән булмый. Лениза Рафис кызы тәүлекләр буе заявка өстендә эшләгәндә төп фикерен – Ватанны саклаучы әти-әниләрнең балалары аерым кайгыртуга һәм игътибарга мохтаҗ булуын җиткерү өчен үзе язган һәр юлны җентекләп тикшерә, төгәл сүзләр эзли.
– Мин заявкада “Без ничек ярдәм итәргә икәнен беләбез һәм моны эшләргә әзер” дигәнне әйтергә теләдем, – дип сөйли ул. – Укыдым, яңадан яздым, хезмәттәшләрем белән киңәшләштем, психологлардан методикаларны ничек тасвирларга икәнен сорадым....
Аннары җиңүчеләрне игълан итүләрен көтү башлана.
– Беренче дулкынга эләгү өчен нибары бер балл җитмәде, – ди Лениза Рафисовна. – Ләкин мин үземә: “Әгәр идея яхшы икән, аны ишетерләр”, – дидем. Ә аннан проектның узуы турында хәбәр килде. Федераль дәрәҗәдәге конкурс комиссиясе, идеянең актуальлеген дә, проектның уйланылган булуын да югары бәяләп, җиңүебезне игълан итте.
Балалар бакчасының ата-аналар комитетында да бу җиңүне хәрби хезмәткәрләрне һәм аларның гаиләләрен яклау темасының мөһимлеген тану дип исәплиләр.
– Безнең өчен бу бик әһәмиятле. Районда хәрбиләрнең гаиләләре өчен күп кенә ташламалар һәм ярдәм чаралары гамәлдә. Ә без балалар өчен системалы ял ничек булырга тиешлеген тәкъдим иттек. Һәм бу уртак эшкә бик теләп үз өлешебезне кертәчәкбез, – ди ата-аналар комитеты әгъзасы, балалар бакчасы педагогы Светлана Бәшәрова.
МӘСКӘҮГӘ – КҮРШЕ ПУРГАГА КЕБЕК КЕНӘ
6нчы балалар бакчасы коллективы югары максатлар куярга күптән күнеккән. Хезмәткәрләр, даими рәвештә зур бәйгеләрдә катнашып, шәхси грантлар оталар. Менә инде өченче ел рәттән җиңүчеләр Мәскәүгә баралар. Алар өчен бу – иң яхшы тәҗрибәләрне үзләштерү, яңа идеяләрдән илһам алу, федераль командаларның ничек эшләвен күрү мөмкинлеге дә. Үзенчәлекле һөнәри үсеш мәктәбе дияргә дә була: педагоглар яңа методикалар, идеяләр, дәрес сценарийлары белән кайталар һәм аларны шунда ук куллана да башлыйлар. “Мәскәүгә күрше Пургага кебек йөрибез. Үзебезнең башкалардан һич кенә дә ким түгеллегебезгә инандык”, – дип елмаялар коллектив хезмәткәрләре.
Лениза Рафис кызы бу уңышта гаиләсенең һәм хезмәттәшләренең теләктәшлеге зур роль уйнавын ассызыклый.
– Аларсыз булдыра алмас идем, – ди ул. – Иң киеренке мизгелләрдә дә: “Син булдырасың”, – дип үсендерә беләләр. Һәм, чыннан да, булдырасың.
АЛДА – ЯҢА ПЛАННАР
Бу балалар бакчасының беренче генә зур җиңүе түгел. Моңа кадәр алар туган телләрне саклау проекты белән 500 мең сумлык грант отканнар иде. Узган ел коллектив 2 миллион 600 мең сум грант алды. “Без бергә” проекты кысаларында әлеге акчаларга психологик кабинет җиһазландырылган һәм уңайлы сенсор бүлмәсе булдырылган. Анда балалар киеренкелекне бетерергә, үз хисләрен яхшырак тоярга өйрәнәләр. Нәниләр һәм аларның әти-әниләре өчен бу чын ярдәм чарасына әйләнгән: элек занятиеләрдә тыныч кына утыра алмаган бала игътибарын тупларга өйрәнә, әкренләп тирә-юньгә ияләшә.
Хәзер җитәкченең башында – яңа планнар. Россия халыклары бердәмлеге елында күпмилләтле Әгерҗе районына багышланган заявка бирү уе белән яна ул. Идеясе шунда: уен һәм иҗади занятиеләр аша балаларга төрле халыкларның гореф-гадәтләре турында белүнең никадәр кызыклы икәнен, кешеләрнең уртак яклары күп булуын күрсәтү.
– Бала кечкенәдән үк шуны аңласын: төрле булу – нормаль күренеш, ә бер-береңне хөрмәт итү – бик тә мөһим, – дип аңлата Лениза Рафис кызы. – Һәм бу идея проектта гына түгел, балалар бакчасының һәр көнендә яшәргә тиеш.
6нчы балалар бакчасы коллективының иҗади җиңүе тырышлык, үз эшеңә бирелгәнлек һәм ярдәм итәргә теләүнең тормышны яхшы якка үзгәртә алуына матур үрнәк булып торсын иде. Безнеке кебек кечкенә шәһәрләрдә бу аеруча нык тоемлана: биредә һәр мөмкинлек алтынга тиң дип бәяләнә, ә һәр уңыш уртак шатлыкка әверелә!
Нет комментариев