Барҗы-Умга, Барҗы-Пельга волонтерлары, “Кичке Таң” заказнигы хезмәткәрләре бүген махсус хәрби операция зонасына чираттагы гуманитар ярдәмне озаттылар
Алар 2022 елдан башлап ил иминлеге сагында торучы егетләргә һәрьяклап ярдәм күрсәтәләр.
– Бүген иртүк “Дельфин” позывнойлы якташыбыз аша хәрбиләргә капчык-капчык әйбер озаттык, – ди Барҗы-Умганың “Изге йөрәкләр” волонтерлык берләшмәсе җитәкчесе Рамилә Хикмәтуллина.
Бу юлы алар:
- маскировка челтәрләре,
- чәкчәк,
- суган, сарымсак, кәбестә, кишер-чөгендер һәм башка яшелчәләр,
- тозлаган кыяр-помидорлар,
- киптерелгән үлән чәйләре,
- башка төрле азык-төлек, кием-салым биреп җибәргәннәр.
– Егетләребез өй ризыкларын көтеп алалар. Шуңа үз кулларыбыз белән үстергән, ясалган, пешерелгән ризыкларны җибәрергә тырышабыз, – ди Рамилә Зөфәр кызы.
– Хәрбиләрне “исән-сау кайтыгыз, сезне җиңү белән көтәбез”, дип кочаклап озатып калдык, – диделәр волонтерлар.
Нет комментариев