Оксана Михайлова җитәкчелегендәге район мәдәният сарае “Гаилә” илкүләм проекты кысаларында мәдәният йортларының иң яхшы практик эшләре Бөтенроссия конкурсында җиңү яулады
Коллектив бәйгегә Әгерҗе районы иҗат һәм фольклор коллективлары смотр-бәйгесенең “Халык иҗаты” номинациясен тәкъдим итте һәм 4 миллион 480 мең сум грант отты.
Әлеге акчалар биналарны ремонтлау, яңа техника, музыка, яктылык һәм башка җиһазлар, сәхнә костюмнары сатып алуга тотылачак.
Нет комментариев