Иж-Бубый авылының “Илхам” театр коллективы тавыш бирде
Яшәеш

Иж-Бубый авылының “Илхам” театр коллективы тавыш бирде

Үзешчәннәр 478нче сайлау участогына бердәмлекләрен күрсәттеләр

Гөлнур Хәмидуллина җитәкчелегендәге театр коллективы – Рәис Ситдыйков гармунда уйнап, Заил Мәдишин, Ләйсән Насыйкова, Нурия Мәннапова, Гөлчәчәк Ханова, Лилия Бәхтиева милли киемнәрдән килделәр.

– Сайлау – безнең өчен бәйрәм ул. Һәр сайлауда активлыгыбызны күрсәтәбез, – диде Ләйсән Насыйкова.

– Ил-көннәребезнең тынычлыгы, якты киләчәгебез өчен тавыш бирдек, – диде Гөлчәчәк Ханова.


Нет комментариев