503нче Исәнбай сайлау участогында рубин туйларын билгеләп үткән Өлфәт–Гөлфәридә Тукмановлар тавыш бирде.
Алар – авылның иң хөрмәтле, ихтирамлы парларының берсе. Өлфәт Әзһәр улы кырык ел мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе булып эшли. Авылдашларына рухи азык бүләк итүдә, бәйрәм-кичәләрне оештыруда, аларны уздыруда аның өлеше бик зур.
Гөлфәридә Йосып кызы, 30 елга якын почта элемтәсе бүлекчәсе җитәкчесе булып эшләп, лаеклы ялга чыкты. Намуслы, нәтиҗәле хезмәте белән ул авыл халкы, хезмәттәшләре арасында олы хөрмәт яулады.
Тукмановлар гаиләсендә өч бала үсте. Алмаз, Ләйсән, Нияз, тормышта үз юлларын табып, әти-әниләренә олы терәк булып гомер кичерәләр. Алмаз белән Ләйсән Әгерҗедә яшәп, хезмәт итүләре белән бәхетле.
- Бүген без гражданлык бурычыбызны үтәдек. Бер генә сайлауны да калдырганыбыз юк. Һәр сайлау безнең өчен бәйрәм, – диде Өлфәт әфәнде сайлау участогында тавыш биргәч.
- Үзебезнең, балалар, оныкларыбызның имин киләчәге өчен тавыш бирдек, диде Гөлфәридә ханым да.
***
Исегезгә төшерәбез: 18, 19, 20 сентябрьдә Россия Федерациясе Дәүләт Думасының тугызынчы чакырылыш депутатларын сайлаулар уза. Сайлау участоклары 8.00-20.00 сәгатьләрдә эшли.
#Татмедиа #ӘгерҗеИнформ #Сайлау2026
Нет комментариев