Күңелләрдән – гармуннарга, гармуннардан – авылларга
Аның музыкаль белеме юк. Яшь вакыттагы берничә елны исәпкә алмаганда, хезмәт юлы мәдәният өлкәсе белән дә бәйле түгел. Әмма заманында Яңа Бәзәкә авыл җирлегендәге бер генә кичә-концерт та аның катнашыннан башка узмаган. 70 яшенә якынлашып килгәндә дә кулында гармун аның. “Күңелләрдән – гармуннарга, гармуннардан – авылларга” проектының чираттагы кунагы – Яңа Бәзәкә авылыннан Миңнехәлил НОГОМАНОВ.
МАГНИТ КЕБЕК ТАРТА ИДЕ
– Безнең чор малайларын гармун магнит кебек тарта иде, – ди ул балачагын искә алып.
Күз алдыгызга китерегез: авыл өе. Өйдә телевизор, хәллерәк гаиләләрдә магнитофон бар. Бала-чага кызыгырлык башка нәрсә юк кебек тоела.
– Кызыгырлык әйбер булган. Ул – гармун! Уйнау теләге шулкадәр зур булган, мин биш яшьтә инде аны шыгырдата башладым, – ди Миңнехәлил абый.
Ул вакытта алар Яңавылдан ерак түгел Чокырча дигән авылда яшиләр. Яз көне кар эреп бетүгә, әтисе Мөбәрәк абый алып биргән “Хромка”сын күтәреп чишмә буена барган да, җиргә утырып шуны тарткан Миңнехәлил. Ә чишмәгә суга килүче кызлар аны үсендереп торганнар. Ул вакытта ук авыл агайлары: “Гармуннан башы чак күренә, ә үзе уйный”, – дип шаяртып сөйли торган булганнар.
КӨТҮ КӨТКӘН АКЧАГА – БАЯН
Ә бәян ителәчәк икенче истәлек – иң кадерлесе. Үсмер чакта җәйге каникул вакытында колхоз көтүе көтә Миңнехәлил.
– Көтүдә – йөз баш тана, ике үгез. Иртәнге алтыдан кичке алтыга кадәр көттек. Бер баш малга бер сум исәбеннән түләделәр, – дип сөйли ул.
Җәй буе үзе тир түгеп эшләгән акчага баян сатып ала! Бәясе 115 сум була. 52 сумга велосипед та тия әле.
– Ул вакытта сөенечтән баш күккә тигәндер инде. 7-8 сыйныфларда укыганда шул баян белән концертларга йөри башладым. Кызларны биетеп, җырлатып күңел ачтыра идем, – дип сөйли.
БАЯНЧЫ УРЫНЫНА – МЕХАНИЗАТОР
8 сыйныфны тәмамлагач Миңнехәлилнең Казанга барып баянчылар курсында уку иң зур хыялы була. Әмма җир улы булган әтисе моңа каршы төшә.
– Әтинең: “Улым, баянчы булып нәрсә эшләрсең? Юньле эшең булмас. Гаиләң ач булыр”, – дип үгет-нәсыйхәт биргәне әле дә истә, – ди Миңнехәлил абый.
Шуннан ул Арчада киң профильле механизаторлар әзерли торган училищеда укый. Әмма гармунга тартылган күңелне тыярмын димә! Анда укыганда да концертлар оештырып йөриләр. Авылга кайткач Яңавыл мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе булып эшләгәндә дә кулыннан гармун төшми аның. Армиягә киткәндә дә үзе уйнап, җырлап туганнары, дуслары белән саубуллаша. Хәтта хәрби хезмәтен үтәгәндә дә рота командирыннан баян сорап, татар җырларын яңгырата.
– Гармун – гомерлек дустым. Мин җирлектәге чараларны күп еллар гармун моңнарына күмдем. Бик күп бәйрәмнәрдә уйнадым, – ди Миңнехәлил абый.
Хәзер дә гаилә бәйрәмнәре аның гармуныннан башка узмый. Энесе Нәзил белән бергәләп уйнаган чаклары да еш була.
БЕР ДИСТӘГӘ ЯКЫН ГАРМУНЫ БАР
Миңнехәлил Мөбәрәк улы 20 елга якын Яңа Бәзәкә авыл җирлеге башлыгы булып эшләде. Хәзер лаеклы ялда. Хатыны Зөһрә ханым белән өлкәнәеп барганда да тырыш хезмәт белән яшиләр. Абзар тутырып мал-туар асрыйлар. Мәктәп тәмамлагач Арча педагогия училищесында белем алган Зөһрә апа да студент елларында гармунда уйнарга өйрәнә. 52 “яшьлек” әлеге уен коралы да, Миңнехәлил абыйның бер дистәгә якын гармуны да – өйләрендә кадерле ядкарь.
– Ижауда гармуннар төзәтүче якын дустым Альфред яши. Аның белән күп еллар элек гармуннарны алыштык. Мин аңа өр-яңа аккордеон бирсәм, ул миңа “Этюд” баянын бүләк итте, – ди Миңнехәлил абый, үзе яратып уйный торган гармун тарихын сөйләп.
ҖЫРЛАМЫЙЧА КҮҢЕЛ ТҮЗМИ
Тавышы да матур аның. Гармунын тартканда озын, салмак җырларны сузарга ярата. Әнә, заманында татар эстрадасының легендасы Илһам Шакиров җырлаган “Кама буе – туган як” җырын да дөньяларын онытып башкара.
Кама буе – туган як, Гөлләр үсә торган як. Гүзәллеге күңелләрдән Җырга күчә торган як.
– Чынлап та, безнең туган яктан да матуррак җир башка юктыр ул! Шуңа күрә күңел дә җырга тартыла, – ди Миңнехәлил абый һәм дәвам итә:
Син җылы бирдең, туган як, Иң якты хисләремә…
Тиздән булачак 70 яшьлек юбилеегызда да, әнә шулай, гармун уйнап, үзегез яраткан җырларны башкарырга язсын Сезгә!
Нет комментариев