Җомга коймагы
Ислам нуры

Җомга коймагы

Бер тамчы дегет бер мичкә балны бозмасын...

Мечеть Мечеть

Бервакыт пәйгамбәрдән (с.г.в.): “Аллаһының илчесе! Фәлән хатын төне буе намаз укый, көндез ураза тота, шундый-шундый изге гамәлләр кыла, садака бирә, ләкин теле белән күршеләренә зыян китерә — аның хакында ни әйтерсең?” - дип сораганнар.

Ул: *“Ул хатында изгелек юк, ул — ут әһеленнән!”* - дигән.

Кешеләр янә: “Ә фәлән хатын исә фәрыз намазларны гына укый, кипкән эремчек белән бераз садака бирә, ләкин беркемгә дә зыян китерми?”- дип сораганнар.

Аллаһының илчесе (с.г.в.): *“Ул — җәннәт әһеленнән!”*- дигән (Бохариның "Әдәб әл-Мөфрәд"ендә килә).

Хатыннарның беренчесе төннәрен намазлар укый, көндезләрен уразасын тота, садакасын мулдан бирә, изгелеге шактый, әмма күршесенә ТЕЛЕ белән генә (гайбәт, тавыш күтәрү... ) зыян салып, бөтен изгелекләрен юкка чыгарган. Бабайларыбыз: "Мең сум садака биргәнче, бер сум харам малдан саклан", - дип заяга гына әйтмәгәннәр.

Кайвакыт, үзебез дә сизмәстән, сүзебез, гамәлебез белән кемнеңдер хакына кереп, кемнедер рәнҗетеп, күпме изге эшләребезне юкка чыгарабыз.

Йә, Раббым, үзебезнең күркәм холкыбыз, җылы сүзебез, мөләем йөзебез белән хак динебезнең матурлыгын кешеләргә күрсәтергә насыйп әйлә.


Нет комментариев