Берничә минут элек Әгерҗе вокзалы Сабан туе мәйданын хәтерләтте
Әгерҗе районыннан алты егет армия сафларыннан кайтты.
Алар Йошкар-Олада Хәрби-диңгез флотында хезмәт бурычларын үтәделәр.
Әгерҗедән Адель Арсланов, Егор Иванов, Дмитрий Чирков, Яңавылдан Нияз Галиев, Кодаштан Айнур Саттаров, Иж-Бубыйдан Рузил Мусинны якыннары, дуслары, туганнары каршы алдылар.
Егетләр әниләре, әбиләре, сөйгән кызларына чәчәкләр бүләк иттеләр.
– Бу көнне бик сагынып, зарыгып көттек. Айнур улыбыз лаеклы хезмәт итте. Часть командирыннан Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Ул кайту хөрмәтенә туганнар, дусларны җыеп аш итәбез, – диде Рәзинә ханым.
Нет комментариев