Һәр көне игелекле гамәлләр кылып уза
Якташлар

Һәр көне игелекле гамәлләр кылып уза

Кеше язмышы күкләрдә языла, диләр

Кичкетаң мәктәбе китапханәчесе Әлфинә Төхбәтова / ФОТОНЫ С.САМАТОВА ТӘКЪДИМ ИТТЕ
Кичкетаң мәктәбе китапханәчесе Әлфинә Төхбәтова / ФОТОНЫ С.САМАТОВА ТӘКЪДИМ ИТТЕ

Әмма Әлфинә ТӨХБӘТОВАга карап, аның тормышының сценариен үзе язганын аңлыйсың. Анда завод цехлары да, комсомол чаткысы да, авыл китапханәсе дә, халык театры сәхнәсе дә урын алган. Һәм 65 яшьлек юбилее көнендә әлеге сценарий кешеләргә ничек кирәкле булып калу турында мавыктыргыч китап буларак укыла.

Барысы да Рәфис абый белән Сара апа гаиләсеннән башланган. Әтиәниләре кызларына хезмәт сөючәнлек һәм кешелеклелек сыйфатларын мулдан биргәннәр. Нәкъ менә алардан Әлфинәгә теләсә нинди эшкә тотынырга ярдәм иткән кыюлык та күчкәндер.

Туган авылында 8 сыйныфны тәмамлагач, ул билгесезлеккә җитди адым ясый: 9 һәм 10 сыйныфларны Казанда укый. Бу мөстәкыйльлекнең беренче җитди адымы була. Аннан соң – 49нчы училище һәм ит комбинатында технолог хезмәте. 1979 елда Әлфинә Ижау шәһәренә күченә.

Нәкъ менә монда, “Ижмаш” заводында аның оештыру сәләте ачыла. Ул мастер булып кына эшләми, комсомол оешмасы сәркатибе дә була. Туган җиренең тарту көче 1986 елда аны авылга кайтара. Кичкетаңда ул 2023 елга кадәр авыл китапханәсендә эшли. Тик аны китапханәче дип кенә әйтеп булмый. Ул халык театры коллективы белән спектакльләрне сәхнәгә куюда, бәйрәмнәр, иҗат кичәләре оештыруда зур тырышлык куя.

Бүген дә Әлфинә Рафис кызы – хезмәттә. Ул – волонтер. Кичкетаңда махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләргә ярдәм җыюны башлап йөрүче. Аны авылдашларны игелекле эш өчен берләштерүче “үзәк” дисәк тә ялгыш булмас.

Әлфинә ханым – Кичкетаң мәктәбе китапханәчесе дә. Димәк, аның һәр көне файдалы гамәлләр кылып үтә. Һәм без аңа бу гамәлләре өчен бик рәхмәтле!

Кичкетаң мәктәбе коллективы исеменнән Сәрия САМАТОВА


Нет комментариев