Әле ярый, мәдрәсәгә килгәнмен
Ислам нуры

Әле ярый, мәдрәсәгә килгәнмен

“Мәдрәсәгә намаз укуны яхшырту нияте белән килгән идем. Шушы мохиткә кереп киткәнемне сизми дә калдым. “Әле ярый, килгәнмен дип шөкер итәм хәзер”, – ди “Нур” мәчете мәдрәсәсенең өченче курс шәкерте Алсу ВЕКШИНА

Алсу ханым Векшина (уңда) дин кардәшебез Зенфира Ермузина белән “Нур” мәдрәсәсендә. /Р. ЗАРИПОВА ФОТОСЫ
Алсу ханым Векшина (уңда) дин кардәшебез Зенфира Ермузина белән “Нур” мәдрәсәсендә. /Р. ЗАРИПОВА ФОТОСЫ

БЕРДӘМ БУЛУЫБЫЗ СӨЕНДЕРӘ

Өченче курста яңа уку елын сигез дин кар­дәшебез башлап җибәргән. Алар – Светлана Ваһапова, Надия Ногманова, Алсу Абдуллина, Энҗе Вәлиева, Рәсилә Мәннапова, Диния Колчина, Алсу Векшина, Рәмзия Зарипова.

– Төркемебезнең дус-тату, бердәм булуына сөенәм. Дини укулар буенча да бер-беребезгә ярдәм итәбез. Мәдрәсәдә узган чаралардан, өмәләрдән читтә калмыйбыз. Рамазан аенда көн саен мәдрәсәдә ифтар ашлары узды. Аларда волонтер буларак катнашып, табын корырга булыштык. Шәкертләрнең чыгарылыш кичәләрен әзерләүгә дә үзебездән өлеш кертергә тырыштык, – дип сөйли Алсу ханым.

МИН ӨЙРӘНЕРГӘ ТИЕШ

Дини укуларга си­шәмбе, атнакич көннә­рендә йөриләр алар.

– Әдәп, әхлак дәрес­ләрен моңа кадәр Дилә апа Абдуллина укыткан иде. Быел Энҗе Корбанова алып бара. Гакыйдә  (дингә ышану), фикһ (гыйбадәт һәм мөгамәләт тәртипләре) буенча Люция ханым Акбашева укыта. Сираны (Мөхәммәд пәйгамбәрнең тормышы) – Равилә ханым Зәйнеддинова. Аллаһ сүзе – Коръәнне гарәп телендә дөрес итеп укырга өйрәнүдә имам-мөхтәсиб Габделкәрим хәзрәт Гыйззәтуллинның ярдәме зур, – ди Алсу ханым. – Мөгаллимнәребезгә рәх­мәт. Һич авырсынмыйча бик тәфсилләп аңлаталар, бер генә сорауны да игътибарсыз калдырмыйлар.

Быел Коръәнне гарәп хәрефләре белән укый башлавына сөенә.

– Узган ел гарәп телен өйрәнү бик авырлык белән бирелде миңа. Шуңа бераз борчылып та йөрдем. Ә менә быел уку елы башланыр алдыннан үзалдыма “мин өйрәнергә тиеш!” дигән ныклы максатны куеп, август аенда өстәмә шөгыльләндем. Әле хәзер дә дәвам итәм. Аллаһының ярдәме белән ниятемне чынга ашыра алуым тагын да тырышыбрак шөгыльләнергә этәрә, – ди.

Аллаһы Тәгаләнең: “Миңа таба бер адым атласагыз, Мин сезгә ун адым атлыйм. Миңа каршы атлап килсәгез, Мин сезгә каршы йөгереп киләм” дигән сүзләре бар. Нәкъ шуның кебек, динебез кануннары буенча яшәргә омтылган Алсу ханымның да дингә якынаю юлында башкарган гамәлләрен Раббыбыз уң итеп тора, димәк.

КҮҢЕЛЕМ БЕЛӘН ДИНГӘ ОМТЫЛДЫМ

Күңеле белән һәрчак дингә омтылып яши ул. Бигрәк тә олыгая башлагач намаз уку, вафат булган якыннары өчен дога кылу теләге көчәя бара.

– Мин Яңа Бәзәкә авылындагы туганнарыма да еш кайтып йөрим. Алар, башка якыннарым, танышларым уздырган дини мәҗлесләрдә катнашканда “Миңа да дин юлына басарга вакыт” дигән уй башымнан китмәде. Тора-бара үзлегемнән намаз укырга өйрәндем. Әмма күңелдә «дөрес укыйм микән?» дигән шикләнү бар иде. Менә шул мәдрәсәгә алып килде дә инде мине. Биредә гыйлем алу намаз уку кагыйдәләрен камилләштерү белән бергә Ислам дине нигезләрен тулаем үзләштерүгә дә юл ачты. Мондый мөмкинлекне кулдан ычкындырасы килмәде, әлбәттә, – ди Алсу ханым.

Быелгы уку елы алар төркеме өчен аеруча җаваплы. Өченче курсны уңышлы тәмам­лау­чыларга уку елы ахырында шәһадәтнамәләр тапшырылачак.

– Имтиханнарга хәзердән үк әзерләнә башладым инде. Башка еллардагы сорауларны табып, җаваплар язам, – ди Алсу ханым. 
Мондый тырышлык, үҗәтлек белән сынауларны тапшыру да авыр булмас аңа. Раббыбыз да җиңеллеген бирми калмас, иншаллаһ.

Белешмә:

  • Мәдрәсәдә дини укулар 1 октябрьдән башланып киткән.
  • Зурлар өчен укулар сишәмбе, атнакич көннәрендә 9-12 сәгатьләрдә уздырыла.  
  • Балалар өчен якшәмбе көнне 9-12 сәгатьләрдә.
  • Эшләүчеләргә сишәмбе, җомга көннәрендә 18-19.20 сәгатьләрдә.

Нет комментариев