Үзебез үстергәне тәмлерәк
Девятерня мәктәбендә элек-электән укучыларны кече яшьтән хезмәткә өйрәтәләр.
Утыз сутый яшелчә, 15 сутый чәчәк бакчаларында мәктәп коллективы – укытучылар, техник хезмәткәрләр белән бергә укучылар да, аларның әти-әниләре дә зур тырышлык куялар. Күмәк хезмәтнең нәтиҗәсе дә күркәм: ел саен яшелчәләр мул уңыш белән сөендерәләр, чәчәкләр көз айларында да матурлыклары белән сокландыралар.
БАРЫСЫ ДА БАР
– Бездә бакча эше кыш ахырында ук башлана. Иң элек укучылар белән теплицага орлыкларны чәчәбез. Аннан үсентеләрне тартмаларга күчерәбез. Җәй башында аларны туфракка утыртып тәрбиялибез, – ди бакча өчен җаваплы Гүзәлия Габбасова.
Быел да бакчада күптөрле яшелчәләр үстергәннәр. Помидор, татлы, әче борычлар, кабак-ташкабаклар, шалкан, чөгендер-кишер, суган-сарымсак – барысы да бар.
Кыярлар теплицада үсә. Бу яшелчәне җәй урталарында гына утыртканнар. Хәзер кыярларның мул уңыш белән сөендергән вакытлары. – Без аны махсус сентябрь аенда, укучыларның укулары башлангач өлгерсен өчен шулай соң утыртабыз. Кыярның иң тәмле чагы хәзер, – ди Гүзәлия Гыяз кызы.
Бакчада кәбестә генә 400 баш! Кишер-чөгендерләр дә зур булып үскәннәр.
Алмагачларда алмалар сыгылып тора. Җәйге сортлардан балалар бакчада практика узганда авыз итсәләр, хәзер өлгерә торганнары да барысына да җитә. “Укучыларның өйләренә дә биреп җибәрәбез хәтта”, диләр.
– Быел җәй явымлы булып, суны мулдан сипмәсәк тә, бөтен кирәк-яракны алдан әзерләп куйган идек. Бездә суны чиләкләп күтәреп йөрисе юк. Ул эш автоматлаштырылган. Шундый уңайлык булдырганы өчен мәктәбебезнең элекке укучысы Айрат Габдрахмановка рәхмәтле без, – ди директор Айнур Габбасов.
КӨЛДӘ БӘРӘҢГЕ ПЕШЕРҮ – МАТУР ТРАДИЦИЯ
Без барган көнне Девятерня мәктәбе бакчасында зур өмә иде. Бу көнне мәктәп коллективы бәрәңге уңышын алды. Бәрәңгене трактор белән чыгартканнар. Укытучылар, техник хезмәткәрләр, әти-әниләр, укучылар, хәтта балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр дә бердәм булып бәрәңге җыйдылар.
– Гомер-гомергә мәктәп бакчасының туфрагы уңдырышлы булды. Шуңа уңышы да мул. Бу җәй буе тәрбияләүнең дә нәтиҗәседер, – ди тәрбияче Гөлфия Фәрхушина.
Ул арада укытучылар Флүр Фәррахов һәм Илсур Тулбаев учакта бәрәңге пешерделәр.
– Бәрәңге алган көнне учак ягып көлдә бәрәңге пешерү – матур традиция. Балаларның күңелендә шундый матур мизгелләр озак вакыт саклансын дип тырышабыз, – ди укытучы Алия Арсланова.
КЫШ БУЕ ВИТАМИНЛЫ РИЗЫК
Яшелчәне үстереп, сакланышка куеп кына калмыйлар, аннан кыш буе витаминлы ризыклар әзерләп балаларны сыйлыйлар Девятерня мәктәбендә. Пешекчеләр Резидә Нуриева һәм Фәридә Габдрахманова ниләр генә әзерләмиләр алардан! Җәй көне чия, карлыганнан кайнаткан кайнатмалар телне йотарлык булган. Хәзер алма киптерү, каклар ясау сезоны. Кыш буе кипкән алмадан компот кайнаталар. Кишерне киптереп чәй ясыйлар. Кәбестә, кишер, чөгендер салатларын, яшелчә ашларын балалар бик яраталар, диләр. Кабак, ташкабакларны икенче ашларга кушалар.
– Бер генә яшелчәне дә әрәм итмибез. Балаларның тамаклары тук, сәламәтлекләре нык булсын өчен тырышабыз, – ди Резидә ханым. Үзләре үстергән яшелчәләрдән ризыклар әзерләү әти-әниләргә төшке аш өчен түләүне дә киметә, диләр.
ЧӘЧӘКЛӘР ГЕНӘ ТҮГЕЛ
Мәктәп территориясенә аяк атлауга үзеңне чәчәкләр дөньясына эләккәндәй хис итәсең. Нинди генә төрләре юк аларның! Сентябрь аенда да шау чәчәктә утыралар. Әлеге бакчаны кече архитектура формалары да бизи. Атынгыч, тегермән, басма, паровоз, арба һәм башкалар бакчага үзгә ямь биреп торалар.
– Аларны технология дәресләрендә малайлар белән укытучы Флүр Фәррахов ясый. Аннан кызларыбыз матур итеп төрле төсләргә буйыйлар, – ди Айнур Габделнур улы.
– Җәй көне бакчага практика узарга бик теләп йөрдем. Чөнки сыйныфташлар, дуслар белән эшләү бик рәхәт. Безне биредә укытучы апаларыбыз чын бакчачылар итеп тәрбиялиләр, – ди 2 сыйныф укучысы Әминә Гобәйдуллина.
Балалар саны аз булса да, Девятерня мәктәбе бакчасы гөрләп тора. Мондый күмәк эшләр укучыларда хезмәткә мәхәббәт кенә түгел, дуслык, бердәмлек хисләре дә тәрбияли.
Нет комментариев